Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
22 апрель 2022, 11:52

Чишмәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә

Чишмә поселогында ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы (ФОКОТ) төзелә башлады.

Чишмәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә
Чишмәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә

Төзелеш мәйданчыгы «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы янындагы буш урында.

Бу урын тулысынча үзгәрәчәк. Спорт объектын июньдә ачу планлаштырыла, ул ясалма өслекле футбол кырыннан, волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларыннан, җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен резина өслекле сукмаклардан, урамда урнашкан тренажерлардан һәм хоккей тартмасыннан торачак.

Чишмәлеләрнең «Спорт барыбыз өчен дә» федераль программада катнашуы сәбәпле, әлеге мөһим объектны төзү мөмкинлеге туды. Аның ярдәмендә яңа спорт комплексын төзекләндерүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 20 миллион сум акча алынды.

– Эшләр кар эрү белән башланды. Подрядчы оешма – «Гарантстройсервис» җәмгыяте. Бик актив эшлиләр, шул исәптән шимбә көннәрдә дә. Нигезен, коймаларын, электрон табло урнаштыру өчен район бюджетыннан акча бүленде, – дип билгеләп үтте «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы директоры Елена Рычкова.

Безнең республикада бу исәп буенча икенче комплекс, беренчесе Түбән Камада төзелгән.

 

Чишмәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә
Чишмәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: