Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 апрель 2022, 10:07

Кыштан соң юлларны төзекләндерү – мөһим тема

Юллардагы кар әкренләп эри, ә машина йөртүчеләр чокыр-чакырлар күп булуга зарлана.

Кыштан соң юлларны төзекләндерү – мөһим тема
Кыштан соң юлларны төзекләндерү – мөһим тема

Быел гына да республика юлларында чокырларны ямау барышында 11 148 җитешсезлек бетерелгән. Бу хакта дүшәмбе Республика идарәлеге үзәгендә узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте.

– Бу ялларда мин республика буенча күп йөрдем. Халыкны бик яхшы аңлыйм – юллар буенча сораулар бар, шикаятьләр күп. Шуңа да юллардыгы чокырларны ямау эшен тизләтүегезне сорыйм, – диде Радий Хәбиров.

Белгечләр төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 7 мең чакрымнан артык автомобиль юлын карап чыктылар. Алар тарафыннан 20 меңгә якын дефект ачыкланды. Шуның яртысыннан күбрәге ремонтланды.

Бүгенге көндә юлларда чокырлар барлыгын ачыклау һәм аларны ямау Юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне тикшерү һәм планлаштыру системасы (СКПДИ)  ярдәмендә алып барыла.

Ачыкланган һәр дефектка үз идентификация номерын бирәләр, чокырның төгәл урнашуын, аның параметрларын күрсәтәләр һәм фотоларны куялар. Юллар төзәтелгәннән соң подрядчы СКПДИ системасына тиешле фотоотчет җибәрә.

Автомобиль юллары хуҗаларына 15 майга кадәр дефектларны цифрлаштыру эшләрен төгәлләргә һәм 15 июньгә кадәр аларны бетерергә кирәк. Сүз уңаеннан, 2021 елда юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында 129 меңнән артык дефект теркәлгән, аларның 127 меңнән артыгы (98,5 проценты) ремонтланган. Чокырларны ремонтлаудан тыш, юлларның зур участогы яңартылган – тузган юл катламы өстенә яңасы салынган.

Александр Булушев ассызыклап үткәнчә, әлегә асфальт юл өстендәге тигез булмаган урыннар салкын асфальт-бетон катнашмасы ярдәмендә ремонтлана. Көннәр җылытуга кайнар асфальт җәелә башлаячак.

Республика башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәлеге башлыгы Елена Прочаковская сүзләренә караганда, юл хуҗалыгы темасы, элеккечә, беренче урында. Шулай итеп, 28 марттан 3 апрельгә кадәр килгән 3 871 мөрәҗәгатьнең 755е юлларны карау һәм ремонтлау темасына.

Башкортстанда быел автомобиль юлларын ремонтлауга бюджеттан 5,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Шул ук вакытта санкцияләр кертү юлларны төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләргә кире йогынты ясамаячак, дип ассызыклады Александр Булушев.

 

Редакция архивыннан алынган фото

Кыштан соң юлларны төзекләндерү – мөһим тема
Кыштан соң юлларны төзекләндерү – мөһим тема
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: