Әлеге вакытта медпунктның яңа бинасын урнаштыру һәм җиһазландыру эшләре тәмамланган, лицензия алу этабы бара. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та Чишмә районына эш сәфәре белән килгәч, яңа ФАПны карап чыкты.
Фельдшер-акушерлык пунктына барлык коммуникацияләр үткәрелгән, медицина җиһазлары урнаштырылган. Биредә процедуралар һәм авыруларны карау кабинетлары, чират көтү бүлмәсе, шулай ук даруханә булачак. Медпункт Бабик һәм Яңа Абдулла авыллары халкын да хезмәтләндерәчәк, биредә Алсу Каләмова 30 елга якын фельдшер булып эшли.
Үткән елда республикада 73 модульле һәм сигез капиталь ФАП төзелгән. Агымдагы елда тагын 44 яңа объект төзеләчәк.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, киләчәктә мондый пунктларны электрокардиографлар белән тәэмин итү планлаштырыла, алар мәгълүматларны турыдан-туры Республика кардиология үзәгенә тапшырачак. Бу тиз арада диагноз куярга һәм пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.