Үткән елда ук шул җәһәттән эш башланды. «Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзалов сүзләренә караганда, көздән 60 сотый җирдә чыршы, юкә, каен үсентеләре утыртылган, зәңгәр чыршы орлыгы чәчелгән. Бу төр агачларның орлыгын чәчү быел яз да дәвам итәчәк. Киләчәктә зур агачлар утырту планлаштырыла. Якынча ике-өч елдан аларны Чишмә поселогы паркларына һәм урамнарына күчереп утыртырга мөмкин булачак. Рәдиф Газзалов билгеләп үтүенчә, питомникка нигез салу, беренче чиратта, икътисади яктан файдалы булачак. Чөнки үсентеләрне читтән сатып алу отышлы түгел. Агач үсентеләрен үзебезнең районда да үстерә алабыз бит! Белгечләр дә, кирәкле техника да бар. Орлыклар, шулай ук киләчәктә питомникта үстерү өчен декоратив куаклар, яфраклы һәм ылыслы агач төрләре сатып алыначак.