Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 март 2022, 10:10

Юллар ремонтлана башлады

«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы – Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге чокыр-чакырларны ремонтларга кереште.

Рифкать Вафин, Илья Чижик һәм Динар Гәрәев Ярми юлын ремонтлыйлар
Рифкать Вафин, Илья Чижик һәм Динар Гәрәев Ярми юлын ремонтлыйлар

Әлеге вакытта муниципальара әһәмияттәге Чишмә – Языково – Чакмагыш юлында эш алып барыла.

«Бригадада җиде кеше, ике атнадан артык эшлибез инде. Суык һава торышында юлларны ремонтларга яраклы «салкын» асфальт кулланыла. Шуны да билгеләп үтик, юллар торышына температураның үзгәреп торуы, транспорт хәрәкәтенең киеренке булуы, ягъни машиналарның күп йөрүе дә йогынты ясый. Шуңа күрә ел саен юлларны төзәтергә туры килә», – диде бригада мастеры Марсель Мөслимов. Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә Ярми юлында чокыр-чакырларны ремонтлау тәмамланачак.

Шулай ук «Урал» М-5 – Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә, Орловка – Былышлы – Чишмә, Караякуп – Питрәй, Бәкәй – Тәпәреш, Чувалкип – Дурас, Новотроицкий – Келәш – Дим юлларында чокыр-чокырларны ямау планлаштырыла.

Юллар ремонтлана башлады
Юллар ремонтлана башлады
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: