Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
19 февраль 2022, 10:17

Барсы да законга ярашлы булырга тиеш

Гүзәл Хамматдинова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Планлаштырылмаган маршрут буенча күчмә киңәшмә үтте – Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров кышкы чорда күп фатирлы йортлар территориясе торышын тикшерде.

Барсы да законга ярашлы булырга тиеш
Барсы да законга ярашлы булырга тиеш

Ул йорт алларын, түбәләрне кардан һәм боздан чистарту буенча вакытында чара күрелүен билгеләп үтте. Бу идарә итүче компаниянең тәү чираттагы бурычы, ул халыкның хәвефсезлегенә бәйле, чөнки көннәр җылыта башлауга түбәләрдән бозлы кар кисәкләре килеп төшә башлый. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары да каралды. Биредә проблемалы мәсьәләләр бар. Агымдагы елда өстәмә бункерлар сатып алып урнаштыру һәм тимер евроконтейнерларны пластикка алыштыру дәвам итәчәк. Поселокта яшәүче кайберәүләр көнкүреш калдыкларын, бигрәк тә төзелештән калган чүп-чарны кагыйдәгә ярашлы утильләштерми. Бу бистәне төзекләндерүнең гомуми картинасында мөһим фактор булып тора. Ришат Мансуров кайбер күп фатирлы йортлардагы ишекләрнең, аерым сәүдә объектларындагы элмә такталарның һәм тышкы рекламаның ямьсез һәм шыксыз күренешенә дә игътибар итте.

«Барыннан да бигрәк әлеге объектлар хуҗаларының график реклама язмалары ачу уятты. Административ комиссия һәм муниципаль контроль вәкаләтләре кысаларында, Поселокны төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы, бүгенге көннән башлап сәүдә объектлары янындагы территорияне кардан чистарту һәм тышкы реклама буенча хокук бозуларны ачыклау буенча рейдлар оештырылачак», – дип билгеләп үтте рейдтан соң Ришат Әнис улы.

 

Барсы да законга ярашлы булырга тиеш
Барсы да законга ярашлы булырга тиеш
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: