Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
27 декабрь 2021, 09:37

Машиналар кардан чистартырга комачаулый

Ниһаять, Чишмә районына күптән көткән кыш килде, берничә көн буранлап кар яву моның ачык мисалы. Юл хезмәтләре урамнарны кар көртләреннән тазарту белән мәшгуль. 

Машиналар кардан чистартырга комачаулый
Машиналар кардан чистартырга комачаулый

Күп фатирлы йортлар территориясе турында да онытмыйлар, моның белән «Торак сервис» җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә.

– «Чишмә районы «Торак сервисы» идарәлеге карамагында поселокныкы гына түгел, шулай ук Шөнгәккүл, Горный һәм Өйдрәк авылларындагы йортлар да бар. Территорияләрне җыештыру белән 25 кеше шөгыльләнә, шулай ук явым-төшемгә карап техника да җәлеп ителә, кагыйдә буларак, аларны арендага алабыз. Бүгенге көндә, мәсәлән, дүрт берәмлек техника эшли – бу түбәләрне боз сөңгеләреннән чистартучы бер автоподъемник һәм өч трактор, – дип хәбәр итте баш инженер Илдар Рәфыйков.

Аның сүзләренә караганда, йорт алдындагы карны көрәү, техникага комачауламас өчен машиналарны башка урынга күчереп кую мөһимлеге турында халыкка бер көн алдан хәбәр итеп белдерү элеп куялар.

– Кызганычка каршы, бу үтенечкә барысы да колак салмый, шул рәвешле үзләре һәм оешма хезмәткәрләре өчен дә проблема тудыралар. Тракторларга йорт алдында калдырылган машиналар арасыннан авырлык белән үтәргә туры килә, бу күп вакытны ала һәм эш сыйфатын киметә. Сирәк булса да, кайвакыт машиналарны эләктереп киткән очраклар да булгалый. Кызганычка каршы, күптән түгел шундый хәл булды. Кайберәүләр трактор үтеп киткәч кенә машинасын читкәрәк куя да, әйдәгез, көрәп китегез ди, тик тракторчы инде бу йорт янын тазартып бетергән була һәм аңа кичекмәстән башка урынга барырга кирәк. Боларның барысы да өстәмә проблемалар тудыра. Әлбәттә, безнең эштә халык белән үзара ихтирам булу бик мөһим, шуңа күрә чишмәлеләрнең җаваплырак каравын сорыйбыз, – ди Илдар Альберт улы.

Шул уңайдан «Сезнең эш графигы бармы? Кар явып үткәч ничә сәгатьтән соң кайсы йорт алдын чистартырга трактор килүе турында график бастырып булмыймы», дип кызыксындым.

– Техника билгеләнгән маршрут буенча эшкә чыга. Әмма әйтеп үткәнемчә, күпләр машиналарын күчереп куймау сәбәпле, юлларны кардан тазарту өчен артык вакыт сарыф итәргә туры килә. Шуның аркасында алар киләсе участокта 10–15 минутка соңрак эшкә керешә, – дип аңлатты Илдар Рәфыйков.

Йортлар янында калдырылган машиналарның кар көрәргә комачаулавы сирәк күренеш түгел. Коммуналь хезмәтләр махсус техника белән үтә алмаган өчен компенсация таләп итә ала (ул берничә мең сумнар белән исәпләнә, һәм идарә итүче компания белән бу йортта яшәүчеләр арасында әлеге пункт күрсәтелгән очракта гына гамәлдә). Кайбер торак пунктларда коммуналь хезмәтләр машиналарны калдырып китүгә каршы көрәш ысулы уйлап тапканнар – урам башына алдан ук «Тукталу тыела» һәм «Эвакуатор эшли» билгеләрен куеп чыгалар. Әмма йорт алларында мондый билге куя алмыйсың, әлбәттә, шуңа күрә халыкның аңлы булуына ышанырга гына кала.

 

Фото: https://pixabay.com/

Машиналар кардан чистартырга комачаулый
Машиналар кардан чистартырга комачаулый
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: