Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 декабрь 2021, 14:35

Юлларны кар капласа да…

Мәскәүдә һәм Рәсәйнең барлык төбәкләрендә күпләп кар ява. Карлы һава торышы безнең якларга да килә. Авыл биләмәләре кар тазартырга әзерме – үз хәбәрчебез шул хакта белеште.

Ибраһим авыл Советы биләмәсендә ППМИ программасы буенча тагын бер трактор сатып алынган
Ибраһим авыл Советы биләмәсендә ППМИ программасы буенча тагын бер трактор сатып алынган

Кышның җемелдәп торган ап-ак һәм йомшак карлары турында бик күп җырлар язылган. Әмма буранлый-буранлый кар явып юлларны каплап киткәндә бер дә җырлыйсы килми шул. Сафар авыл Советы биләмәсендә юлларны кардан тазарту өчен үз техникалары юк. Биредә биш торак пункт, иң ерагында – үзәк усадьбадан биш чакрым арада урнашкан Яшькәй авылында ике йортта гына кешеләр яши. Юлларны кар күмеп

китсә район хакимиятенә, хәтта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телефонына да шалтыраталар. Юлларны һәм урамнарны кардан тазартуда техника белән «Нурис» һәм «Агростарт» җәмгыятьләре ярдәм итә.

Арслан авыл Советы биләмәсе торак пунктларындагы юлларның гомуми озынлыгы 25 чакрым.

– Шулай ук зират юлы, тыкрыклар да бар бит әле, шуңа күрә барлыгы 35 чакрым чамасы буладыр. Мөмкинлек булганда аларын да чистартабыз, – диде Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Илнур Курамшин.

Авыл Советы балансында 2012 елгы «МТЗ-82» тракторы бар. Халык хакимиятнең юлларны чистартуына уңай бәя бирә. Мәсәлән, Арслан авылыннан Елена һәм Виктор Яковлевлар ерак урамда яшәсәләр дә, юл һәрвакыт бар, диләр.

– Юлларны ел әйләнәсенә карыйбыз, – диде Новотроицкий авыл биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов та.

Авыл биләмәсендә бер-берсеннән ерак урнашкан ун торак пункт бар. Юлларны хезмәтләндерүгә ел саен якынча 800 мең сум күләмендә акча бүленә. Ул контейнер мәйданчыкларына вак таш җәю, урамнарны тигезләү, юл тамгалары салу, «МТЗ-82» тракторына дизель ягулык сатып алу, шул исәптән авыл биләмәсе юлларын кардан чистарту өчен дә тотыла.

Ибраһим авыл Советы биләмәсендә юлларның озынлыгы 50 километрдан артып китә, шуңа да 2021 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча тагын бер трактор сатып алырга карар ителгән.

– Иртә таңнан, мәктәп автобусы юлга чыкканчы урамнарны кардан тазартып өлгерергә кирәк. Катлаулы участоклар да бар, мәсәлән, Питрәй авылының Подгорный урамы, – ди авыл биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов.

Бу авыл биләмәсендә дә штатта торган тракторчы юк. Кышкы чорда бу эшләрне башкаручы Венер Кәбиров өлгерергә тырыша. Әмма көчле бураннар башлангач, биләмә башлыгының үзенә дә кайчак трактор руле артына утырырга туры килә.

Юлларны кар капласа да…
Юлларны кар капласа да…
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: