

Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә уникаль корылмалар төзелә, эре сәнәгать предприятиеләре сафка баса, күп фатирлы йортлар куллануга тапшырыла, булган биналар ремонтлана һәм тәртиптә тотыла. «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятенең төзелеш бригадасы нәкъ менә шул эш белән шөгыльләнә.
– Безнең төзүчеләр күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең гаризасы буенча подъезд эчен, йортларның фасадын (алгы ягын), нигез буйларын ремонтлау белән шөгыльләнә, – дип хәбәр итте предприятие инженеры Илдар Рәфыйков.
Бригадада алты кеше – штукатур-малярлар, бизәкләүчеләр Әлфия Әсәдуллина, Ләлә Сәфәрҗанова, Венера Суфиянова, Елена Николаева һәм оста куллы Салават Фәтхуллин эшли. «Ул – безнең таянычыбыз», – диләр аның турында хезмәттәшләре. Бригаданың мастеры Рамил Сабитов та аның турында бөтен эшкә оста – ул эретеп ябыштыручы да, монтажчы да, дип сөйли.
Бүген аларның ике объектта эшлиселәре бар – поселокта һәм Шөнгәккүл авылында. Анда иң яшь эшче – Елена Николаева киткән. Бригадада эшләүче ачык йөзле хатын-кызлар әлеге юллар авторын Гыйззәтуллин урамындагы 17нче йортның беренче подъезды янында каршы алдылар.
– Әле кичә генә Төзелеш урамы, 7 адресы буенча эшләдек. Сөт кухнясы пункты ачылган йортның фасадын ремонтладык. Биредә беренче көн эшлибез. Быел агросәнәгать колледжы, хакимият биналарын ремонтлауда, стеланы яңартуда, пляж һәм башка бик күп объектлар төзелешендә катнаштык. Барлык күп фатирлы йортларны һәм бюджет учреждениеләре биналарын хезмәтләндерәбез. Ялыктыргыч, бертөрле эш, бернинди романтика да юк, – ди Рамил Равил улы.
– Шулай булса да, үз эшебезне яратабыз, бездән соң матурлык кала бит, – дип сүзгә кушылды Ләлә Зинур кызы. – Бу предприятиедә алты ел эшлим, игътибар, пөхтәлек, үҗәтлек таләп итә торган авыр хезмәт. Стеналары купшакланып беткән объектка барып иске буяуны куптарабыз, стенаны тигезлибез, штукатурлыйбыз, аннары биредә яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып төсен сайлыйбыз да буярга керешәбез. Үз эшебезне бәяләргә шулкадәр күнегеп беттек, хәтта кунакка барганда подъездга кергәч тә җитешсезлекләрне яки киресенчә, ремонтның яхшы башкарылуын күрәбез. Һөнәрем буенча төзүче булмасам да, 30 ел төзелештә эшлим.
– Безне хезмәтебезнең кадерен белмәүләре борчый – еш кына стеналарны пычратып, теләсә нәрсә язып китәләр. Төзелеш урамындагы 11нче йортта стенаны җомга көнне генә агарткан идек. Шимбә яңгыр яуды, ә дүшәмбе көнне килүебезгә стеналар пычранып беткән, бөтен җирдә бала-чага аяк киеме эзләре. Без бит кешеләргә ямьле булсын өчен эшлибез, матурлык озаграк саклансын иде, – диде Әлфия Әнәс кызы.
Барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләрен генә ишетүләрен телибез. Әлеге вакытта төзүчеләр катнашлыгы таләп ителмәгән эшчәнлек юк. Кешеләр яшәгән һәм эшләгән һәр җирдә төзүчеләр кирәк.