Чишмэ
+15 °С
Ясно
Төзекләндерү
4 Августа 2021, 05:09

Җәйге вакыт ашыктыра

Торак-коммуналь хуҗалыкны кышкы чорга әзерләү кичектергесез бурыч булып тора. Салкын көннәр көттереп тормас.

Җәйге вакыт ашыктыраҖәйге вакыт ашыктыра
Җәйге вакыт ашыктыра

«Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте идарәлеге карамагында 217 күп фатирлы йорт бар, әйтергә кирәк, алар район үзәгендә генә түгел, ә Чишмә, Шөнгәккүл, Караякуп (Горный авылы), Сафар (Өйдрәк авылында) авыл Советларында да. Коммуналь хезмәткәрләр ягып җылыту мизгеле тәмамлану белән ревизия үткәрделәр, инженерлык челтәрләрендә һәм объектларда башкарылачак ремонт һәм профилактик эшләр күләмен билгеләделәр. Барыннан да элек, җылыту системасының бөтенлеген һәм ремонт эшләрен башкару кирәклеген билгеләү максатында, җылылык челтәрләрен тикшереп карадылар.

«Азат-2» оешмасы белән 30 ел элек төзелгән утыз йортта газүткәргечләрне диагностикалау, аларның торышын һәм арытаба файдалану мөмкинлеген тикшерү турында килешү төзелде, газүткәргечләрнең герметиклыгы, краннарның төзеклеге каралды, газүткәргечләр буялды.

Торак-коммуналь хуҗалык коммуникацияләрне ремонтлауга, өйләрне җылытуга, су белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирә. Планлы рәвештә канализация системасындагы торбаларны алыштыру буенча эшләр бара.

Коммуналь хезмәтләргә йорт яны территорияләрен төзекләндерү, йорт фасадларын, вентиляция каналларын ремонтлау да йөкләнгән. Халык гаризалары буенча подъезд яны мәйданчык-ларына асфальт салына.

– План буенча дүрт йортта – цоколь кат, берсендә беренче катның фасадын һәм дүртесендә нигез буйларын ремонтларга кирәк булачак, – ди оешманың баш инженеры Илдар Рәфиков. – Төзелеш урамы, 11, Почта тыкрыгы, 1 адресы буенча урнашкан йортларда бу эшләрне башкардык инде. Төзелеш урамындагы 7нче йортта эшләр дәвам итә, Колхоз урамы, 6 адресы буенча урнашкан торак йортның вентиляция каналлары төзәтелде, план буенча Типография урамындагы 21А йорт-ның нигез буен ремонтлыйсы бар.

Тулаем алганда, агымдагы ремонт 11 миллион сумга төшәчәк.

– Илдар Альберт улы, ә торакны капиталь ремонтлау буенча нинди эшләр башкарыла?

– Капиталь ремонт төбәк операторы заказы буенча эшләнә. Чишмә поселогында дүрт йортта түбә ремонтланачак. Чернышевский урамындагы 5нче йортта эшләр тәмамланды, Ленин урамындагы 81нче һәм Киров урамындагы 7нче йортта дәвам итә, озакламый Киров урамындагы 56нчы йортның түбәсен ремонтлау башлана.

Соңгы вакытта торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, аларны тәртиптә тотуга аеруча зур игътибар бирә. Эскәмияләрне ремонтлау һәм алыштыру, чүп-чар ташлау өчен урналар кую, яшелләндерү эшләре бара. Йорт стеналарына кечкенә «рәссамнар» ясаган сурәтләрне һәм язуларны бетерү өчен күп вакыт китә. Гомумән алганда, эшләр баштан ашкан. Күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләмәүчеләр бу эштә тоткарлык ясый, шуның аркасында финанслау белән проблемалар барлыкка килә.

– Без бурычлары булган кешеләрнең электр энергиясен өзәбез, һәм коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен ай саен судка дәгъва бирәбез, – ди баш инженер. – Бурычларның гомуми суммасы 10 млн сумнан артып китә. Әлбәттә, ваемсыз яшәүчеләрдән бурычларын түләттерергә тырышабыз, төрле ысуллар белән тәэсир итәбез. Әмма проблема кала.

Торак-коммуналь хуҗалык икътисади өлкәдә биналарның һәм корылмаларның җайга салынган эшен тәэмин итүче тармакларның тулы бер җыелмасы булып тора. Фатир хуҗаларының уңайлы яшәеш шартлары халыкка күрсәтелүче хезмәтләр исәбенә тәэмин ителә. Һәм фатир алып торучы җаваплы кешеләрнең бурычы – оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган барлык төр хезмәтләрнең тиешле сыйфатта булуына ирешү.

Җәйге вакыт ашыктыра
Җәйге вакыт ашыктыра
Автор:Николай Покотило
Читайте нас