Чишмэ
+24 °С
Облачно
Төзекләндерү
17 Июля 2021, 09:53

Поселок үзәгендә – чәчәк фонтаны

Җәй, кояш, эссе һава... Күпләребез кояшлы көннәргә шатланса да, бакча үстерүчеләргә коры, җилле һава торышы – борчылу өчен тагын бер сәбәп.

Поселок үзәгендә – чәчәк фонтаныПоселок үзәгендә – чәчәк фонтаны
Поселок үзәгендә – чәчәк фонтаны
Поселок үзәгендә – чәчәк фонтаны
Поселок үзәгендә – чәчәк фонтаны

Мондый шартларда эшләве бик авыр, әмма төп проблема – җир кибә һәм үсемлекләр эсселектән җәфа чигә. Клумбаларда һәм альп таучыкларында утыртылган үсемлекләрне чәчәк аттыру да җиңел эш түгел. Бу көннәрдә чәчәкләргә су сибүгә аерым игътибар бирелә.

Чишмә поселогында чәчәк түтәлләренә һәм асылмалы кашполарга көн саен 30 мең литрдан артык су сибелә. Моның өчен су сиптерү машинасы кулланыла, кашполардагы чәчәкләргә суны шул ук машина белән шлангтан сиптерәләр. Кашполар төбенә ашлама озак вакытка җитәрлек итеп иртә яздан салынган, шулай ук клумбалардагы җирне казыганда да черемә салына, аннары үсемлекләр кирәк булган саен микроэлементлар белән өстәмә тукландырыла.

Чишмә поселогында гомуми мәйданы 1100 квадрат метрдан артык булган 33 клумба бар. Кашполар күләме 52 данәгә җиткән. Күптән түгел «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре район хакимияте каршындагы мәйданда кече архитектура сыны – 16 кашподан торган чәчәк фонтаны урнаштырдылар.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас