Чишмэ
-1 °С
Облачно
Төзекләндерү
16 Июля 2021, 05:58

Балалар һәм олылар куанычына

Келәштә заманча спорт мәйданчыгы ачылды

Балалар һәм олылар куанычынаБалалар һәм олылар куанычына
Балалар һәм олылар куанычына

Шушы көннәрдә Келәш авылында волейбол, баскетбол, кече футбол, стритбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен билгеләр булган, күп функцияле, резина өслекле спорт мәйданчыгы ачылды.

Хәвефсезлек максатында аны уратып койма тотылган, спорт мәйданчыгында куелган бар нәрсә вак-төяккә кадәр уйлап эшләнгән һәм барлык хәвефсезлек чараларына җавап бирә.

Бу вакыйгага аеруча балалар шат булды, чөнки мәйданчык нигездә алар өчен төзелгән. Кайбер авыл балалары һәм үсмерләр баштарак чит кешеләрдән оялып торсалар да, спорт мәйданчыгын карарга ашыктылар.

– Барыгыз, уйнагыз инде, – дип чакырды күршедәге кызларны һәм малайларны Миләүшә Сәгыйдуллина. – Яшьрәк булсам, үзем дә шунда йөгерер идем. Элек биредә балалар бакчасы бар иде, аннары коры ялан булды. Без, келәшлеләр, спорт мәйданчыгы ачылуга бик шатбыз.

Тантаналы чарага спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, аның урынбасары Илдар Әсәдуллин, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Кирилл Трифонов килделәр. Мөхтәрәм кунаклар авыл халкы алдында чыгыш ясадылар, спортта рекордлар һәм югары казанышлар, лаеклы җиңүләр теләделәр.

– Мондый мәйданчыкларның һәр авылда булуы мөһим! Моның өстендә эшләячәкбез. Ә келәшлеләргә һәм авылга килгән кунакларга вакытларын мөмкин кадәр ешрак әлеге мәйданчыкта үткәрүләрен телим. Сәламәт тәндә – сәламәт рух! – диде Руслан Таһир улы. Ул шулай ук спортчыларның яшь буынына мөрәҗәгать итте:

– Үрнәк алырлык кешеләребез – безнең республикадан 167 олимпия һәм паралимпия уеннары призерлары һәм чемпионнары бар.

Спорт мәйданчыгы төзелеше Башкортстан Республикасының социаль максаттагы программалар фонды, «Бердәм Рәсәй» партиясе депутатлары, «Башнефть» ярдәме белән тормышка ашырылды.

Объектны подрядчы «Стройтехком» җәмгыяте төзеде. Олимпия традициясе буенча, мәйданчык чемпионнар үстерергә ярдәм итсен өчен, футбол капкасына гол кертергә кирәк дип санала. Голны чарага килгән шәрәфле кунак – Руслан Таһир улы кертте, әйтергә кирәк, келәшлеләр аны үзләренеке дип саный, чөнки аның әтисе тумышы белән Келәштән һәм балачакта булачак министрның җәйләре шушы авылда үткән. Аннан соң балалар Чишмә спорт мәктәбе тренерлары үткәргән дәртле физзарядкада катнаштылар, кече футбол уйнадылар, күңелле эстафетада ярыштылар.

 

Безнең белешмә

Мондый спорт объектларының өстенлеге шунда ки, биредә һәркем – бала-чага яки өлкән яшьтәге кеше, һөнәри яки яшь спортчы булсынмы ул, үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Мондый универсаль спорт мәйданчыклары спортны тагын да популярлаштыра. Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» дип аталган төбәк проектын тормышка ашыру дәвам итә. Аның ярдәмендә 2024 елга кадәр физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 55 процентка җитәргә, 2030 елга барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә массакүләм спортны активлаштыру нәтиҗәсендә, даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 70%ка кадәр артырга тиеш.

Балалар һәм олылар куанычына
Балалар һәм олылар куанычына
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас