Чишмэ
+12 °С
Облачно
Төзекләндерү
6 Июля 2021, 04:50

Биш йорт ремонтлана

«БР төбәк операторы» фонды генераль директоры Павел Сафонов Чишмә районында эш визиты белән булып китте. Ул район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе турында фикер алышты.

Биш йорт ремонтланаБиш йорт ремонтлана
Биш йорт ремонтлана

Фонд җитәкчесе Чернышевский урамындагы 5нче санлы йорт түбәсен ремонтлау сыйфатын тикшерде. Ремонт тулысынча төгәлләнгән, эшләр сыйфатлы башкарылган. Бу йортта 2019 елда подъездларга да ремонт ясалган.

Быел Чишмә поселогында дүрт йортны ремонтлау (Ленин урамындагы 81нче, Чернышевский урамындагы 5нче, Киров урамындагы 56нчы һәм 7нче йортларның түбәләрен төзәтү һәм Алкин-2 авылында Фомин урамындагы 24нче йортның фасадын җылыту) планлаштырыла.

 

 

Биш йорт ремонтлана
Биш йорт ремонтлана
Читайте нас