Чишмэ
+16 °С
Дождь
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 05:57

Юллар тәртипкә китерелә

Гомумдәүләт проекты буенча зур эшләр башкарылачак Безнең районда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дәүләт проекты буенча шактый зур күләмдә юллар ремонтланачак.

Юллар тәртипкә китереләЮллар тәртипкә китерелә
Юллар тәртипкә китерелә

Район үзәгендә яшәүчеләр Ленин һәм Чернышевский урамнарында нинди эшләр баруын күрә. Автомобиль юлларын ремонтлауга якынча 20,5 млн сум акча бүленгән. Беренче урамда эшләрне «Инфодор-Строй» җәмгыяте алып бара, икенчесендә – «Центр-Строй». Алар әлеге эшләрне башкаруга тендер отканнар, башкарыласы эшләр исемлегенә бордюрларны алыштыру, асфальт салу, машина парковкалары ясау, тротуарларны өлешчә төзекләндерү кергән. Чернышевский урамында объектның озынлыгы 350 метр булса, Ленин урамында – 2,25 км, яки Төзелеш урамы чатыннан алып 5нче мәктәпкә кадәр участок. Моннан тыш, «Башкиравтодор» филиалы – Чишмә юл ремонтлау-төзү (ДРСУ) идарәлеге Киров урамыннан башлап Яңа урамга кадәр Дуслык проспектына асфальт сала. Биредә подрядчы – «Строй-Прогресс» җәмгыятенә 260 метр озынлыктагы участокны тәртипкә китерергә кирәк булачак. Заказчы – район хакимияте.

Ремонтчылар юлларны урап үтүгә бәйле проблема тудырганнары өчен чишмәлеләрдән гафу үтенәләр һәм бераз түзүләрен сорыйлар, чөнки бу вакытлыча гына уңайсызлык бит. Аның каравы тиздән төзекләндерелгән юлдан йөреячәкләр.

Чишмә ДРСУ да дәүләт проекты барышында Яңа Усман авылы янында М5 трассасында Чишмә–Аксен–Кыргыз–Миякә юлының дүрт чакрымлы участогында 40 млн сумлык асфальт салды һәм юл билгеләре ясады. Эшләрнең заказчысы – «Юл хуҗалыгы идарәлеге» дәүләт казна учреждениесе.

2019 елда башланган Яңа Ябалаклы–Чукраклы–Әлбәй юлына вак таш җәю дәвам итә. Аның озынлыгы 7,5 чакрым. Моннан тыш, Сәйран, Новотроицкий авылларында, Чишмә поселогында һәм башка торак пунктларда автомобиль юлларына урындагы карьер материаллар салына.

 

Безнең белешмә

Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дәүләт проектын гамәлгә ашыру безгә дәүләт башлыгы тарафыннан юл төзүчеләр алдына куелган төп максатка ирешүне тәэмин итәргә – Рәсәй төбәкләрендә сыйфатлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты 2019 елда башланды һәм стратегик максатка – заманча, уңайлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасы булдыруга ирешүнең төп коралына әверелде.

Юллар тәртипкә китерелә
Юллар тәртипкә китерелә
Читайте нас