Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 06:23

Югары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә була

Моны республикада урнашкан 1280 почта элемтәсе бүлегенең берсе аша эшләргә мөмкин Документлар тапшыруның әлеге ысулы укырга керү системасын шактый гадиләштерә, кабул итү комиссиясенә барудан азат итә.

Югары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә булаЮгары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә була
Югары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә була
Югары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә була
Югары уку йортына керү өчен документларны почта буенча җибәрергә була

Документлар комплектын хат яки бандероль белән җибәрергә һәм хатка салынган документларның исемлеген һәм аны тапшыру турында белдерү кәгазен алырга кирәк. Заказлы хатка уникаль трек-номер бирелә. Ул хатны pochta.ru сайтында яки Рәсәй Почтасының мобиль кушымтасында күзәтергә һәм тиешле урынга барып җитүен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Хатка салынган документлар исемлеге югары уку йортына барлык кирәкле документларны тапшыру гарантиясе булып тора.

Документлар пакетында, кагыйдә буларак, булырга тиеш:

уку йортына кабул итү турында гариза;

шәхесне һәм гражданлыкны раслаучы документларның нөсхәсе (оригинал) яки күчермәсе;

белем алу турындагы документның (аттестат) оригиналы яки расланган күчермәләре;

БДИ сертификатының оригиналы яки расланган күчермәсе;

уку йорты таләп иткән күләмдә фотографияләр;

уку йортына кабул итү кагыйдәләре нигезендә башка документлар.

Адресны һәм индексны дөрес язу мөһим, хатны илтеп җиткерү тизлеге шуңа бәйле. Почта бүлегендә бирелгән квитанцияне саклагыз. Трек-номер нәкъ менә шунда күрсәтелгән. Ул хатның кайда булуын күзәтергә һәм сораулар туса кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу сәбәпле, югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Яңа указ нигезендә югары уку йортларына һәм колледжларга керү өчен кирәкле документлар дистанцион форматта кабул ителәчәк (абитуриентларның кайбер категорияләреннән тыш).

Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов

Читайте нас