Чишмэ
+14 °С
Облачно
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 07:07

Түтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсә

Илмира Байбурина чәчәкләр үстерергә дә ярата.

Түтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсәТүтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсә
Түтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсә

Сафар авылыннан Рита Байбурина безгә кайнанасы турында язып җибәргән:

– Безнең әни, Илмира Байбурина, бакчада мәш килергә ярата. Чәчәк түтәлләрен бизәгәндә дә фантазиясе бай аның, һәр эшне күңел биреп башкара. Лейкадан ясалган филләр, җиләкле аклан һәм тагын бик күп нәрсәләр аның куллары белән ясалган. Алар әти белән бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Яраткан оныкларын да карлыган һәм җиләк-җимеш белән сыйлыйлар,– ди ул.

Илмира Байбурина чәчәкләр үстерергә дә ярата, бакчасында төрле лилияләр, хәтта каралары да, георгиннар, кәләш гөлләре, петунияләр тирә-юньгә ямь биреп чәчәк атып утыра.

Түтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсә
Түтәлдә чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә үсә
Читайте нас