

Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада сулыкларда барлыгы 16 кеше, шул исәптән биш бала батып үлгән.
22 июньдә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары 17 июньдә Кумертау сулыгында батып үлгән 1997 елгы ир-егетнең гәүдәсен табып алганнар. Шул ук көнне Бүздәк районы буасында 1975 елгы ир мәете табылган.
Кызганычка каршы, суга баткан балалар статистикасы да яңа мәгълүматлар белән тулылана. 21 июньдә 112-системасының шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә Уфа елгасында трамплин янында бер яшь егетнең су астына китүе турында хәбәр килә. Уфа шәһәренең гражданнарны саклау идарәлеге коткаручылары 2006 елда туган үсмернең гәүдәсен таба.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, фаҗигаләрнең төп сәбәбе – рөхсәт ителмәгән урыннарда коену, исерек булу, үзеңнең физик мөмкинлегеңне бәяләп бетермәү, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, балаларны игътибарсыз калдыру.
Искәртеп узабыз, тыелган урыннарда су коенган өчен закон буенча 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, ә исерек хәлдә суга кергән өчен – 3тән 5 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Исегездә тотыгыз:
таныш булмаган һәм су керү тыелган урыннарда коенмагыз;
исерек килеш яки ялгыз гына суга кермәгез;
су төбенең нинди булуы билгесез урыннарда йөзмәгез;
ярдан еракка китмәгез;
балаларны су янында калдырмагыз!
Хата ясауның бәясе бик кыйммәткә төшәргә ихтимал.
Фото: «Башинформ» МА, Ксения Калинина