Чишмэ
-4 °С
Облачно
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 06:43

Наҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәк

Имтиханнар башлануга район мәктәпләрен тәмамлаучылар алдына югары уку йортларына яки колледжларга укырга керү мәсьәләсе килеп баса. Күпләр укырга керү өчен Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын сайлый.

Наҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәкНаҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәк
Наҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәк

– Бүген безнең чыгарылыш сыйныфлар өчен дә җаваплы чор җитте. Быел колледжда 65 квалификацияле белгеч укуын тәмамлый. Әлеге вакытта автомеханиклар төркеме чыгарылыш буенча квалификация эшен яклый, аның нәтиҗәсе буенча урта һөнәри белем турында диплом алачаклар. Алар ике ел һәм 10 ай укыдылар. Ә пешекче-кондитерлар быел имтиханнарны Уфада тапшырачак, алар программа буенча бер елга күбрәк укыды, – дип билгеләп үтте методист Наҗия Ишбулдина.

Чынлап та, имтихан барган кабинет янында кулларына квалификация эше тоткан берничә егет тора һәм онытмас өчен терминологияне кабатлый иде.

– Бездә күбесенчә Чишмә егетләре укый, күрше районнардан да килүче-ләр бар, әлбәттә. Колледжда уку өчен төрле белгечлекләр тәкъдим итәбез. Мәсәлән, трактор паркы машиналарына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мастер, укуны тәмамлаганнан соң, дүрт категориядә тракторчы таныклыгы алачак. Теләге булганнарны шулай ук пешекче-кондитер дипломы алырга да чакырабыз. Быел «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм корылмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча укыту өчен студентлар җыячакбыз. Бу яңа белгечлек. Безнең чыгарылыш сыйныфлар техник-механик һөнәренә ия булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, колледжда шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны – төп гомуми белем курсын тыңлаулары турындагы таныклык белән мәктәпне тәмамлаган балаларны да һөнәри укыту гамәлгә ашырыла. Алар «штукатур» һөнәре буенча укырга кабул ителә. 10 ай укыганнан соң таныклык бирелә һәм алар шул белгечлек буенча эшкә урнаша ала. Бездә барлыгы 225 студент белем ала. Быел 75 бюджет урын булуы турында игълан ителде, – диде ул.

Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы студентлары районның күп оешмаларында практика уза, алар арасында Чишмә кулланучылар җәмгыяте, «Туклану үзәге», «Төзелеш материаллары комбинаты», «Нерал-Чишмә», «Агро-Альянс», «Башмодульстрой» җәмгыятьләре дә бар.

– Студентларның күбесен практика үтү яки диплом яклау нәтиҗәләре буенча эшкә чакыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер авыл хуҗалыгында белгечләр бик кирәк, чөнки авылда эшләү өчен яшьләр җитми. Яшьләрнең игътибарын җәлеп итү өчен колледжда Ачык ишекләр көне, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен экскурсияләр үткәрелә, педагоглар мәктәпләргә барып безнең уку йорты турында сөйлиләр. Кагыйдә буларак, чыгарылыш укучыларыбызның 50 проценты белгечлек буенча эшкә урнаша, – дип билгеләп үтте Наҗия Әнәс кызы.

Наҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәк
Наҗия Ишбулдина: Безнең чыгарылыш укучылары авылда аеруча кирәк
Читайте нас