

Урындагы вакыт белән 14.15 сәгатьтә Гомумрәсәй буенча игълан ителгән бер минут тын торуда район җитәкчеләре, оешма һәм предприятиеләр вәкилләре хәм теләге булган һәркем катнашты.
– Моннан 80 ел элек, 1941 елда, нәкъ менә шушы минутларда Советлар Союзы халкына илебезгә фашистлар Германиясе һөҗүм итүе турында хәбәр иткәннәр.
Ватан өчен гомерен аямаган һәм кешелек дөньясына тынычлык бүләк иткән сугышчыларны халкыбыз мәңге онытмас, – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Э. Ибраһимова фотосы һәм тексты