Чишмэ
+28 °С
Облачно
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 06:04

Җәе нинди, печәне дә шундый

Печән әзерләү авыл халкы тормышында элек-электән мөһим генә түгел, ә күңел биреп башкарган эшләрнең берсе булган. Бүген халыкның күбесе рулоннарга төрелгән печән ала, аны туп-туры ихатаңа китереп бушаталар. Шуңа карамастан, үзләре печән әзерләүчеләр дә бар – кемдер чалгы белән чаба, ә кемнеңдер техникасы бар.

Җәе нинди, печәне дә шундыйҖәе нинди, печәне дә шундый
Җәе нинди, печәне дә шундый
Җәе нинди, печәне дә шундый
Җәе нинди, печәне дә шундый

Чишмә поселогында яшәүче Хазинур Салихов сыер, ике үгез, бозау, йорт куяннары асрый. Аларга печән әзерләү өчен «Т-25» тракторы, роторлы чапкыч, 20–25 килограммлы рулоннар ясау өчен зур булмаган җыйгыч-пресс сатып алган. Әзер печәнне ташырга трактор һәм җиңел машина арбасы да бар. Аңа бу эштә улы белән кияве ярдәм итә. Үләнне ул техника керә алмаган урыннарда, кечкенә акланнарда чаба. Игнатовка авылы янында юл чатында үскән үләннәрне дә чапкан, хәзер тимер юл буенда рулоннар ясый.

– Быел үлән күп түгел, яңгырлар булмады. Тик борчылырга түгел, мал азыгы җитәрлек булсын өчен күбрәк эшләргә кирәк булачак, – ди Хазинур.

Х. Салихов авылдашларына, бигрәк тә өлкән яшьтә дә мал асраган, әмма кулына чалгы тотып эшли алмаган кешеләргә дә ярдәм итүдән баш тартмый.

Читайте нас