Чишмэ
+20 °С
Облачно
Төзекләндерү
25 Июня 2021, 06:26

Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла

Чишмәлеләрнең районның спорт һәм мәдәни тормышында актив катнашуларын күрү күңелле. Шундый активистларның берсе – Чишмә авылында яшәүче, Чишмә шикәр заводында известь цехында алмашчы бригадир булып эшләүче Ринат Байбурин.

Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башлаДөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла
Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла

– Әти белән бергә яшибез, аңа хуҗалык эшләрендә булышам. Иҗти-магый эшчәнлек белән 2017 елда шөгыльләнә башладым. Спорт комплексында  күнекмәләр вакытында «Яшь гвардия» егетләре – Альберт Минһаҗев, Радик Әсфәндияров һәм Александр Иванов белән таныштым. Бервакыт алар мине ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешенең өй түбәсеннән кар көрәгәндә ярдәмгә чакырдылар, ризалаштым, әлбәттә. Бу башлангыч нокта булды дип әйтергә була. Ә 2020 елның апрелендә «Безнең кайгыртучанлык» дип аталган оператив волонтерлык штабында волонтер булырга карар иттем. Анда без чиратлашып колл-үзәктә кизү тордык, халыктан шалтыратулар кабул иттек, үз изоляциядә булган өлкәннәргә азык-төлек китерү белән шөгыльләндек, шулай ук мохтаҗларга бушлай азык-төлек илттек.

Ул шулай ук төрле чаралар әзерләүдә, «Туган якның чиста яр буйлары», «Георгий тасмасы», «Тимурчылар хәрәкәте» кебек акцияләр үткәрүдә дә ярдәм итә.

– Минем өчен җәмәгать тормышында катнашу бик абруйлы хезмәт. Бу файда китерү, үзеңне командада тою, үзең кебек фикердәшләр белән бергә игелекле эшләр кылу. Ярдәм күрсәтү, өлкәннәрне хөрмәт итү, туган як экологиясенә сакчыл караш белән халыкка һәм үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтергә мөмкин дип саныйм. Диванда утырып проблемалар турында гәпләшүгә караганда, теләгең булса, район тормышында катнашу өчен вакыт яки мөмкинлек табарга, нәрсә дә булса эшләргә, үз өлешеңне кертергә, файдалы булырга мөмкин дип уйлыйм. «Дөньяны яхшы якка үзгәртергә телисең икән – үзеңнән башла!»  дип юкка гына әйтмиләр бит, – ди Ринат.

Буш вакытларында ул күңеленә хуш килгән башка эшләр һәм спорт белән дә шөгыльләнә.

– Спортзалга йөрим, дуслар белән җыелып кече футбол уйныйбыз. Ял көннәрендә бергәләп республикабызның истәлекле урыннарына сәяхәткә чыгабыз, тауларга һәм матур урыннарга барырга тырышам. Республикабыз табигате матурлыгы белән таң калдыра. Үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга, үсәргә, белем дәрәҗәңне арттырырга беркайчан да соң түгел дип уйлыйм, – диде ул.

Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла
Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла
Читайте нас