Чишмэ
+16 °С
Дождь
Төзекләндерү
22 Июня 2021, 06:36

Талпан кечкенә булса да, зыяны зур

Талпан кадалганда энцефалит вирусыннан иммунопрофилактика җәй җитүгә аеруча көнүзәк мәсьәләгә әйләнә. Еш табигатькә чыгу, җиңелчә кием-салым кию талпан кадалу ихтималлыгын тагын да арттыра.

Талпан кечкенә булса да, зыяны зурТалпан кечкенә булса да, зыяны зур
Талпан кечкенә булса да, зыяны зур

Быел Башкортстанда медицина оешмаларына талпан тешләү сәбәпле 5 меңнән артык кеше, шул исәптән ике меңгә якын бала мөрәҗәгать иткән. Чишмә районында – 37 кеше, шуларның җидесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Пациентларны шунда ук контрольгә куялар, ягъни медицина хезмәткәрләре аларның хәлен 12 көн буена күзәтеп тора, бу вакыт эчендә тән температурасы күтәрелергә, бизгәк тотарга ихтимал.

Табибка талпан тешләгәннән соң 96 сәгать эчендә мөрәҗәгать итү мөһим. Зыян күрүчегә талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин кадалырга тиеш – ул авыру үсешенә юл куймаячак. Кадалган талпанны лабораториягә диагностикага илтеп тапшырырга кирәк, аның энцефалитлы булуы ачыкланган очракта, сез ашыгыч профилактика алырга өлгерәчәксез. Тәненә талпан кадалган мең кешенең өчесе генә куркыныч чир йоктырырга ихтимал, тик үз сәламәтлегеңне яки гомереңне хәвеф астына куярга кирәкме соң?!

Талпан энцефалитыннан тыш, тагын бер куркыныч авыру бар – ул боррелиоз, яки талпан тешләгәндә тапшырылучы Лайма авыруы. Аның билгеләре гадәти салкын тиюне хәтерләтә: кеше калтырый һәм өши, башы авырта, хәлсезләнә, тәне сызлый. Тик боррелиозның бер үзенчәлекле билгесе бар: тешләнгән урында кызарган түгәрәк – эритема барлыкка килә. Лайм авыруын вакытында дәвалый башласаң, антибиотиклар курсы ярдәмендә җиңеп була. Ә соңга калынса, боррелиоз авыр дәвалана һәм җитди неврологик симптомнар тудыра: йөз кыйшая, мускуллар, буыннар һәм баш авырта.

Профилактика чаралары турында да онытмаска кирәк. Шул ук вакытта кешеләрнең саклык чарасын күрүе мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала, ул талпаннан саклану кагыйдәләрен үтәүне үз эченә ала. Урман-кырга барганда озын җиңле, балаклы кием кию, кием-салымга  акарицид чаралар бөркү, тирегә реппелентлар сибү талпан кадалудан саклап кала ала. Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов саклануның иң ышанычлы ысулы – өйгә кайту белән тәнне тикшереп чыгу, ди, чөнки махсус спрейлар һәм мазьлар  вакытлыча гына нәтиҗә бирә. Сакланып йөреп тә кадалган икән, табибка барырга һәм инфекцияле булуын тикшерү өчен талпанны түбәндәге адрес буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә илтеп тапшырырга кирәк: Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7.

– Быел Чишмәдә һәм Чишмә районында талпан энцефалиты белән зарарлану очрагы теркәлмәсә дә, бер кеше – 40 яшьлек ир Лайма авыруы белән чирләде. Ул лабораториядә тикшеренү барышында ачыкланды һәм үз вакытында ярдәм күрсәтү кеше гомерен саклап калды, – диде табиб-эпидемиолог Наил Вәлиәхмәтов.

Талпан энцефалиты да, боррелиоз да кеше сәламәтлеге өчен куркыныч авырулар. Бары тик профилактика һәм табибларга вакытында мөрәҗәгать итү генә үзәк нерв системасы, буыннар һәм йөрәк зарарлану кебек авыр нәтиҗәләрдән саклап кала алачак.

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков

Талпан кечкенә булса да, зыяны зур
Талпан кечкенә булса да, зыяны зур
Читайте нас