Чишмэ
+3 °С
Облачно
Төзекләндерү
22 Июня 2021, 05:34

Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте

18 июньдә Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда район мәктәпләренең 14 яше тулган биш укучысына Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте.

Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үттеРәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте
Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте
Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте
Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте

Илебезнең булачак гражданнарын котлау өчен Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Алмаз Карачурин һәм музей директоры Радик Әхмәдиев килделәр. Бу көнне тантаналы шартларда яшь волонтерларның казанышларын да билгеләп үттеләр. Актив гражданлык позициясе өчен аларга Башкортстан Республикасының ирекмәннәр үсеше буенча ресурс үзәгенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Солдатка хат. Чиксез Җиңү» Халыкара бәйгенең республика этабында җиңү яулаган укучылар Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Э. Ибраһимова тексты, фото музей архивыннан алынды

Читайте нас