Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Төзекләндерү
22 июнь 2021, 06:20

Бер экспонат тарихы

Бүген, 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу датаны Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен кызганмаганнарны искә алу, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган яугирләр белән горурлану көне буларак билгеләп үтәбез.

Бер экспонат тарихыБер экспонат тарихы
Бер экспонат тарихы

Бу көннәрдә Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда да шул уңайдан чаралар оештырылды. Укучылар һәм мәктәпләр карамагындагы көндезге лагерьларга йөрүче балалар бик кызыксынып «Батырлык дәресләре»нә бардылар. Моның өчен музей экспозициясе саклау фондындагы экспонатлар белән дә тулыландырыла.

Әлбәттә инде, балаларны коралга кагылышлы бар нәрсә кызыксындыра. Бер экспонат – Дегтярев пулеметы калдыклары тарихы аларны аеруча тәэсирләндерде. Аны бирегә 3нче мәктәп (хәзерге гимназия) тапшырган. Ул вакытта «Эзләү» төркеменә укытучы Сания Карам кызы Вәлиәхмәтова җитәкчелек итә. Ул балалар белән бөтен Советлар Союзы буйлап йөри, эзтабарлар 214нче укчылар дивизиясе сугышкан урыннарда була. Чөнки безнең район территориясендә оештырылган 214нче укчылар дивизиясе составына Чишмә авылында (2нче мәктәп бинасында) урнашкан 776нчы укчылар полкы, Сафар авылында оешкан 780нче полк керә. 1942–1945 елларда дивизия 645 торак пунктны азат итүдә катнаша. Сугышчан казанышлары өчен дивизия «Кременчугская», «Александрийская» мактаулы исемнәренә, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнарына лаек булган. 9 меңнән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, шуларның 10ысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек.

Бу пулемет белән якташларыбызның да алышта катнашуы ихтимал.

Экспонат янында шул пулеметның тулы макеты да урнашкан. Аның күчермәсен техник иҗат бүлегендә түгәрәккә йөргән балалар үз куллары белән ясаган.

Әлеге яшь буын сугыш михнәтләре турында бик аз белә. Әмма без Җиңүнең, тыныч тормышның, бәхетле балачакның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын истә тотарга тиешбез.

Бер экспонат тарихы
Бер экспонат тарихы
Читайте нас