

Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең төбәк идарәлеге җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.
«Кешеләр күпләп авырый һәм табибларга башка вирусларны коронавирус инфекциясеннән аеру буенча йөкләнеш артты. Барыбызга да чирнең билгеләренә игътибарлы булырга кирәк», – дип киңәш итте Башкортстанның баш санитар табибы.
Әлеге вакытта республикада кискен респираторлы вируслы инфекция белән авыручылар санының эпидемиологик бусагасы 14 процентка арткан, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Фото: https://pixabay.com/ru/