Чишмэ
+29 °С
Облачно
Тат
Рус
Төзекләндерү
8 Июня 2021, 13:39
Пляжга барырга, су коенырга телибез
Бу көннәрдә һава торышы әлләни үзгәрмәячәк, элеккечә җылы булуы көтелә. Ял көннәрендә исә эсседән котылырга пляжлар ярдәм итәчәк, теләге һәм вакыты булган һәркемгә гаиләсе, дуслары белән су буена барып табигать кочагында ял итәргә мөмкин.
Районда аттестация үткән пляжлар график буенча июнь уртасында ачылырга тиеш. Әмма һава торышы үз шартларын куя. Шуңа күрә хәвефсез ял итү өчен су керү урыннарын төзекләндерү эшләре тизләтелә. Редакция бу эш өчен җаваплы булган кешеләрнең пляжлар әзерләү барышы турында мәгълүмат бирүен сорады.
Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Илнур Курамшин:
– Пляжга керү юлы салынды, территорияне планлаштыру эшләре башкарылды, яр буена ком сибелде, арытаба чатырлар куелачак. Пирс, бәдрәф, киенү-чишенү бүлмәсе, коткаручы утырачак каланча урнаштырдык. Атна ахырына кадәр барлык әзерлек эшләрен төгәлләргә ниятлибез.
Чишмә поссоветы башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин:
– Әлеге вакытта җәмәгать туклану урыннарын төзекләндерү эшләре бара, күзәтү урыны, стационар бәдрәф куела, пляж инфраструктурасы объектларына электр уты үткәрелә... Эшләр җитәрлек, әмма күбесенчә вак-төяк мәшәкатьләр калды. Су коену мизгеленә билгеләнгән вакытка әзер булырга исәп тотабыз.
Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаров:
– Җәй ял итү урынын төзекләндерү өчен кирәк булганның барсын да диярлек эшләдек. Бәдрәф, киенү-чишенү урыннары бар, күзәтү каланчасы җыелды, урнаштырасы гына калды. Башкарылган эшләр өчен подрядчыларга түләр өчен финанслауны көтәбез.
Шулай итеп, чишмәлеләр тиз арада рәсми пляжлар ачылуын һәм елга-күл буйларына чыгып, су кермәсә дә, яр буенда ял итеп утырыр, балалар белән табигатькә чыгар вакыт җитүне көтә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим