Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төзекләндерү
30 Мая 2021, 09:21

Район үзәгендә юллар ремонтлана

Сыйфатлы юллар транспорт чараларының хәвефсез йөрүен тәэмин итә. Машиналар күп йөрү сәбәпле, юллар даими төзекләндерүгә һәм яңартып торуга мохтаҗ. Чокыр-чакырларны гына ремонтлау аеруча отышлы, экономияле һәм тиз эшләнә торган ысулларның берсе булып тора. Район үзәгендә юлларны төзекләндерү белән «Ямь» җәмгыяте инженеры Павел Габитов җитәкчелегендәге җиде кешедән торган бригада шөгыльләнә.

Ремонтчылар алдында гади булмаган бурыч тора – поселоктагы барлык юллар һәм күп фатирлы йортлар янындагы территорияләр тәртипкә китерелергә тиеш. Юл эшчеләре Рузалин Зәлилов, Ферзинат Салихов, әтиле-уллы Эдуард һәм Илгизәр Минрахмановлар юллар начар булган урыннарны ачыклыйлар, аларны ремонтка әзерлиләр, чокыр-чакырларның кайда урнашуын картада билгелиләр, аннары асфальт җәеп тигезлиләр һәм башкарылган эшне янәдән картада күрсәтәләр. Эш бик күп, еш кына Фәзит Богданов идарә иткән «МТЗ-82» тракторын, вата торган чүкечләр, алмаз дисклы кискеч кулланырга туры килә. Урамнардагы чокыр-чакырларны ремонтлауга ике-өч көн вакыт китә. Киров, Беренче Май, Төзелеш, Новый, Ленин урамнары, Дуслык проспектының Киров урамыннан Новый урамына кадәрге участогы тәртипкә китерелгән. Арытаба Инкубатор, Промышленность, Үзәк, Каен, Елга һәм Тракт урамнарында эшләр дәвам итәчәк.
Әйе, юллар торышы тәртиптә тотыла. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, районда юлларның начар торышы сәбәпле бер генә транспорт һәлакәте дә теркәлмәгән. Әмма безнең юл хезмәткәрләренең ямау салыр алдыннан чокыр-чакырларны зурайтканнан соң ни өчен ремонтны озакка сузуы аңлашылмый. Кайвакыт бу чокырларны урап үтәр урын да юк. Шоферлар сукранып, машина тәгәрмәче төшеп китмәсен өчен төрлечә урап үтәргә тырышалар.
«Ямь» җәмгыяте инженеры Павел Габитов җаваплылыкны үз өстеннән төшерми.
– Еш кына битум һәм асфальт белән тәэмин итүчеләр эш күләме буенча җитәрлек заказларны китереп өлгермиләр. Шуңа да карамастан, графикка ярашлы эшләргә тырышабыз, – дип аңлатты белгеч.
Эш график буенча барса да, сикәлтәле, чокырлы түгел, ә тигез юллардан йөрисе килә бит әле.
Читайте нас