Чишмэ
+17 °С
Облачно
Тат
Рус
Төзекләндерү
26 Мая 2021, 05:52
Поселок урамнарында матурлык булдыралар
Җәй көннәрендә поселок урамнарының төп бизәге – чәчәкләр. Урамнар, парклар, үзәк мәйданнар һәм йорт аллары аллы-гөлле матурлыкка күмелеп, тирә-юньгә ямь биреп утыра. «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре май башыннан ук поселок урамнарындагы клумбаларга чәчәкләр утырта.
Менә бүген дә Дуслык проспекты һәм Киров урамы чатында Рим Әминев, Юлия Уразмәтова һәм Наталия Самагина чәчәкләрне ничек утырту турында фикер алыштылар. Янәшәдә генә тартмалар белән алып килгән петуния, цинерария үсентеләре тора. Янәшәдән үтеп баручы хатын-кызлар кызыксынып чәчәк үсентеләренең бәясен сораштылар.
– Алар сатылмый, чәчәкләрне утырту өчен алып килдек, – дип җавап бирде Наталья.
– Беренче тапкыр үзебезнең теплицаларда 24 мең петуния, бәрхет гөлләр, алиссумнар, лобелия, виола, сальвия һәм башка төрле чәчәкләр үстердек. Әлеге вакытта аларны поселок урамнарына утыртабыз. Беренче этапта чәчәк түтәлләре чүп-чардан тазартыла, туфрак культивацияләнә. Арытаба ни рәвештә утырту планлаштырыла, аннан соң гына җиргә утырту башлана. Чәчәк түтәлләре поселок халкының, предприятиеләр хезмәткәрләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, матурлап, бизәкләп утыртыла. Мәсәлән, кибет сатучылары клумбаларны смайликлар рәвешендә ясауны сорадылар. Тиздән вазоннарга, чәчәк түтәлләренә һәм кашполарга ампель петунияләрне күчереп утырта башлаячакбыз, алар үзәк урамда баганаларга эленәчәк, – дип аңлатты чәчәкләр үстерүче Наталия.
Ул биредә беренче ел эшли. Һөнәре буенча чәчәк үстерүче-декоратор. Аның сүзләренә караганда, үсентеләр гыйнвар аенда ук чәчелгән.
Җиңү һәм Ленин исемендәге паркларда клумбаларны, төньяклап Чишмә поселогына кергән юлда тау битләвен төрле төстәге чәчәкләр бизәп утырачак. Бу эш июнь башына кадәр дәвам итәчәк.
– Күпьеллык чәчәкләр белән клумбалар да эшләячәкбез, – диде Наталия. – Моның өчен үсентеләр бар инде, бер сүз белән әйткәндә, барысы да үзебез яшәгән поселокны ямьләү өчен эшләнә, бары тик халык матурлыкны бозмасын, без үстергән чәчәкләрне таптамасын һәм өзмәсен иде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"