Чишмэ
+30 °С
Облачно
Төзекләндерү
26 Мая 2021, 06:42

Чишмә районы юлларына билге ясала

Апрель ахырында Чишмә районында юлларга буяу белән, 11 майдан башлап термопластик белән юл билгеләре ясау буенча эшләр башланды.

Быел төбәктәге һәм муниципалитетлардагы юлларга юл билгесе ясау өчен Башкортстан бюджетыннан 317 млн сум акча бүленгән. Бу эш Чишмә районы юлларыннан тыш, Кырмыскалы, Благовещен, Иглин, Нуриман, Архангель һәм Кушнарен районнарында да башкарылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Министр вазифаларын башкаручы Виктор Жульков хәбәр итүенчә, төбәк Юл хуҗалыгы идарәлегенең сынау үзәге бүгенге көндә 10 төр материалны тикшереп караган, шуларның дүртесе техник документларга яки паспортларга туры килми дип танылган. Нибары бер термопластик пробасының гына ГОСТ таләпләренә туры килүе ачыкланган.
Термопластик салырга ярамаган участокларда юл билгесе буяулар белән ясалачак. Быел юл билгесе ясаучы машиналар 10 берәмлеккә күбрәк, асфальтны чистарту өчен механикалаштырылган щеткалы машиналар да шуның кадәр күбрәк.
Читайте нас