Чишмэ
+13 °С
Облачно
Төзекләндерү
18 Мая 2021, 09:25

Ярык тагарак алдында калмыйк

2022 елда төзекләндереләсе объектлар өчен тавыш бирү дәвам итә.Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә Чишмә районы да катнаша. Районда яшәүче 14 яше тулган һәркем Чишмә поселогында Җиңү паркын төзекләндерү буенча ике дизайн-проектның берсе өчен тавыш бирә ала.

– Тавыш бирүдә Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабы буенча ике проект, аерым алганда, спорт-уен зонасын һәм Калмаш, Карамалы елгалары яр буенда җәяү йөрү зонасын төзекләндерү тәкъдим ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр проект 6440 һәм күбрәк тавыш җыймаса, ул «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектына эләгә алмый һәм 2022 елда төзекләндерелмәячәк. Бүгенге көндә безнең район сары зонада, ягъни 2067 кеше (32,10%) тавыш биргән. Әгәр дә без тавыш бирүдә активлык күрсәтмәсәк, бу эшләр башкарылмый калачак, – дип билгеләп үтте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин.
Әлбәттә, һәр чишмәленең теләген исәпкә алу мөһим. Чөнки, кемдер паркта балалар өчен спорт-уен зонасы булсын иде, дип тели, ә кемдер, киресенчә, яр буйлап һава сулап йөрергә ашкына. Һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, әгәр проектларның берсе дә тиешле санда тавыш җыймаса, киләсе елда без төзекләндерелергә тиешле территорияләрнең адреслы исемлегенә керә алмыйбыз.
– Киләчәктә Калмаш һәм Карамалы елгалары буенда җәяү йөрү зонасы булдыру да Җиңү паркын төзекләндерү буенча планнарга керә. Иң элек, әлбәттә, Җиңү паркында төп эшләрне тәмамларга, спорт-уен зонасын, сәхнә комплексын һәм бәдрәф модулен урнаштырырга уйлыйбыз, – диде Азат Әсхәт улы.
Чишмәлеләр берничә юл белән тавыш бирә ала. Беренчедән, проектның порталында – https://2.gorodsreda.ru – үз муниципаль берәмлеген сайлап, платформага кереп теркәлергә кирәк. Портал сездән шәхси мәгълүмат-ларыгызны, телефон саннарын һәм электрон почта адресын күрсәтүегезне сорый. Икенчедән, күп функцияле үзәкләр аша. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Дәүләт хезмәтләре аша теркәлеп район хакимиятенең сайтында да тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү тагын ике атна дәвам итәчәк. Тиздән, 30 майда, без Җиңү паркында спорт-уен яки һава сулап йөрү өчен урыннар барлыкка килүе, яки проектта катнашмый калуыбыз турында беләчәкбез.
Читайте нас