Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Төзекләндерү
29 Апреля 2021, 06:16
Өмәдә катнашучыларны яңгырлы һава торышы да куркытмады
24 апрельдә Чишмә районында Бөтенрәсәй буенча шимбә өмәләре барышында экологик чаралар үтте, шулай ук «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән халыкара акция башланды, аны ике этапта уздыру планлаштырыла.24 апрельдә торак пунктларда һәм дәүләт урман фонды җирләрендә агачлар утыртылды, ә 15 майга урманнарда агач үсентеләре утыртылачак. «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре, Алкин авылы халкы, Чишмә авылының яңа бистәсендә яшәүчеләр дә акциягә кушылдылар. Агачлар һәм куаклар утырту Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланды.
Бер көн элек «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре Елга аръягы бистәсенең Тополь урамында, машиналарга ягулык салу станциясе янында «Т-150» тракторы белән зур агачлар утырттылар.
Аларны утырту өчен башта чокыр әзерләнә, аннары яшь агачны казып алып киләләр. Баходир Халиков белән Рөстәм Вилданов яңа урынга күчерелгән каенкайларның тамырын туфракка күмгәч, төпләренә таяк кадап көчле җилдән саклау өчен бәйләп куялар. Александр Алферов «КамАЗ» цистернасы белән су ташып үсентеләрнең төбенә сибә.
– Бүген 13 агач утырттык. 70тән артык каен утыртырга планлаштырабыз, – диде предприятиенең баш инженеры Рәдиф Газзалов.
Алкин шифаханәсе авылында яшәүчеләр дә «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Нарат үсентеләрен утыртуны «Оборонлес» федераль дәүләт бюджет учрежденисенең Башкортстан филиалы вәкилләре оештырды. Аларга балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре дә кушылды. Барлыгы 480 төп, шул исәптән Чишмә авылының яңа бистәсендә 70 төп нарат үсентесе утыртылды.
Район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, көн яңгырлы һәм җилле булуга карамастан, үз территорияләрен җыештырдылар, чүп-чардан тазарттылар. Медицина хезмәткәрләре дә зур коллектив белән шимбә өмәсенә чыгып район дәваханәсе тирә-юнен тәртипкә китерделәр. Музей хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары урам якны гына түгел, бина эчен дә җыештырырга булдылар. Шимбә көнне барлык торак пунктларда да өмәләр узды. Авыл халкы элек-электән яз җитү белән тирә-юньне тәртипкә китергән. Калмаш авылы халкы да буа янын һәм Калмаш елгасы буйларын чистартты. Урамнарыбызны, авылларыбызны, поселогыбызны менә шулай уртак көч белән генә ямьле итә алабыз.
Безнең белешмә
Бөтен республика буенча өмәләрдә 226 меңнән артык кеше катнашты.
2148 берәмлек махсус техника кулланылды, 2,5 мең тонна чүп-чар җыелды, 348 тукталыш павильоны юылды, 314 чәчәк түтәле ясалды, 506 һәйкәл һәм 140 ветеран кабере тәртипкә китерелде. «Яшел Башкортстан» акциясендә 116 меңнән артык кеше катнашты. Алар җәмәгать территорияләрендә һәм йорт алларында 22,5 мең агач, шулай ук 130,8 мең үсенте һәм куаклар утырттылар. «Яшел Башкортстан» акциясе дәвам итә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"