Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Төзекләндерү
23 Апреля 2021, 10:10
Проект өчен тавыш бирергә өлгер
Шушы көннәрдә электрон платформада рейтинг буенча тавыш бирү башлана, анда һәркем җәмәгать территориясен төзекләндерү буенча үз дизайн‑проектын сайлый ала.
Район гәзитенең бер санында хәбәр ителгәнчә (23 марттагы №24), Чишмә районы да тавыш бирүдә катнашачак. Халык 2022 елда төзекләндерелергә тиешле Җиңү паркының дизайн-проектын тавыш бирү юлы белән үзе хәл итә ала.
Әлеге вакытта муниципалитетлар ПОС (программа-аппарат комплексы) системасы аша урнаштырган дизайн-проектлар төбәк дәрәҗәсендә, шулай ук Рәсәй Төзелеш министрлыгында контрольдә.
– 14 яше тулган гражданин үзенә ошаган дизайн-проект өчен бер тапкыр тавыш бирә ала. Тавыш бирү 26 апрельдә бердәм бөтенрәсәй платформасында башлана (https://2.gorodsreda.ru). Безнең очракта, иң күп тавыш җыйган Җиңү паркы дизайн-проекты «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектына керәчәк һәм 2022 елда төзекләндереләчәк, – дип билгеләп үтте Чишмә поссоветы башлыгы Азат Гайнуллин.
Чишмәлеләр берничә юл белән тавыш бирә ала. Беренчедән, проект порталында үз муниципаль берәмлеген сайлап, платформага кереп яки теркәлеп. Икенче очракта портал телефон саннарын һәм электрон почта адресын язуны сораячак. Тагын бер ысул – күп функцияле үзәкләр аша. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Район хакимияте сайтында да, әлбәттә, Дәүләт хезмәтләре аша авторизация белән дә тавыш бирергә мөмкин.
Проектта тагын 62 муниципаль берәмлек катнашуын билгеләп үтик. Тавыш бирү 30 майда төгәлләнәчәк. Поселогыбыз һәм районыбызның киләчәктә нинди булуы сезнең белән безнең активлыкка да бәйле.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим