Чишмэ
+18 °С
Дождь
Төзекләндерү
13 Апреля 2021, 06:55

Тавыш бирергә мөмкин

Башкортстанда 26 апрельдән «Шәһәр мохите» проектын тормышка ашырубарышында 2022 елга җәмәгать территорияләрен төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирү башлана.

Республика халкы «Шәһәр мохите» проектының бердәм бөтенрәсәй платформасында үз фикерен белдерә алачак. Хәзер муниципалитетларның программа-аппарат комплексы системасы (ПОС) аша урнаштырылган җәмәгать урыннары төбәк дәрәҗәсендә, шулай ук Рәсәй Төзелеш министрлыгында камилләштерелә.
Төзекләндерү объектларын сайлап алуга халыкны җәлеп итү уңайлы һәм кызыклы шәһәр мохитен булдырырга, шулай ук халыкка чын-чынлап кирәкле җәмәгать урыннары төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Тавыш бирү республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә үтәчәк. Анда 14 яшьтән башлап барлык гражданнар катнаша ала. Иң күп тавыш җыйган объектлар «Торак һәм шәһәр мохите» дәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» Федераль проектына керәчәк һәм 2022 елда төзекләндереләчәк.
Әгәр проектта тавыш биреп булмаса, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре сайтларында яисә волонтерлар катнашлыгында Күп функцияле үзәкләрдә яисә сәүдә үзәкләрендә «Дәүләт хезмәтләре» аша тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү оештырылган сәүдә үзәкләренең адреслары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас