Чишмэ
+20 °С
Ачык
Төзекләндерү
30 гыйнвар 2021, 11:12

Уртак көч белән башкарылган эш

Яхшы эшләү генә түгел, күңелле итеп ял итү өчен бәйрәмнәргә дә дөрес итеп әзерләнә белергә кирәк.

Быел район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре һәм районыбызның бер эшкә дә битараф булмаган халкыЯңа ел бәйрәме алдыннан берсеннән-берсе матур боз шәһәрчекләре төзеп, моны исбатладылар.
Ә узган елда Чишмә районы хакимияте тарафыннан хәтта авыл биләмәләре территорияләрендә торак пунктларны бизәү буенча бәйге дә оештырылды. Әлеге бәйгегә Үгез елы башланганчы йомгак ясалды һәм уртак фикер буенча Ярми авыл Советына беренче урын һәм шулай ук 50 мең сумлык сертификат бирелде. Икенче һәм өченче урыннарда – Дурас һәм Лесной авыл Советлары.
– Уртак көч белән бергәләп башкарылган эш, безнең боз шәһәрчеген төзүне шулай сурәтләргә мөмкин, дип уйлыйм. Көннәр салкын торуга карамастан, эшләрне ун көн эчендә, билгеләнгән вакытка кадәр тәмамларга өлгердек. Боз шәһәрчеген үзебез (клуб хезмәткәрләре һәм театр төркеменә йөрүчеләр) төзедек, авыл халкы да ярдәм итте, гаиләсе, балалары белән килүчеләр дә булды. Бергәләп тәрәзәләр ясадык, кар бабайлар әвәләп куйдык, үз кулларыбыз белән эшләгән уенчыклар, шарлар, төрле төстәге утлар балкып торсын өчен 400 метрдан артык гирляндалар элдек. Яңа ел символын, Кыш бабай һәм Карсылу сыннарын сәнгать җитәкчесе Ринат Галикәев эшләде. Ә агачларны утыртырга боз катыру өчен суны Алик Комлик ташыды. Барысы да бик матур килеп чыкты, боз шәһәрчеге төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт, – дип билгеләп үтте Ярми авылы клубы мөдире Гөлфия Сәрвәрова.
Гөлфия Харрас кызы әйтүенчә, шәһәрчек һәркемнең күңеленә хуш килгән. Ә алар беренче эш итеп ясаган тауны авыл балалары бик ошаткан.
– Балалар шәһәрчекне ясап бетергәнче үк тау шуа башладылар, ул аларның яраткан урынына әйләнде. Бәйрәм чараларын монда уздырдык, Яңа елны да биредә каршы алдык, – дип елмайды ул.
Чишмәлеләр өчен поселок урамнарында да матур боз шәһәрчекләре төзелде. Алар барлыгы дүртәү: район Мәдәният сарае, Чишмә район хакимияте алдындагы мәйданчыкларда, Ленин паркында һәм Шикәр заводы бистәсендә.
– Поселоктагы боз шәһәрчекләре арасында, авыл биләмәләрендәге кебек, бәйге уздырмадык.
Шикәр заводы бистәсендә, Ленин паркында һәм хакимият алдындагы мәйданчыкларда чыршы кую белән «Ямь» һәм «Чишмәэнергосервис» җәмгыятьләре шөгыльләнде. Скульптуралар өчен бозлар китерү, шулай ук агач таулар ясау өчен «Чишмә су-канал» МУП җаваплы булды. Боз сыннарны Пионерлар һәм укучылар йорты укытучысы Илфат Мөхәммәтшин эшләде, шулай ук республика башкаласыннан рәссамнар бригадасы килде. Поселокның Үзәк урамында да «Жилсервис» җәмгыяте ярдәмендә чыршы куелды. Пыяла-пластиктан ясалган болан сыны, ике ясалма чыршы һәм гирляндалар урнаштырылды, – дип билгеләп үтте Чишмә поссоветы башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Поселокны һәм Чишмә районын бәйрәмгә бизәү буенча зур эш башкарылды, ә моның нәтиҗәсе – район халкының һәм балаларның ихлас шатлыгы. Районга кунакка килүчеләргә дә боз шәһәрчекләрен карап, хозурланып йөрү күңелле булгандыр, мөгаен, дип уйлыйбыз.
Читайте нас