Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Тат
Рус
Төзекләндерү
25 гыйнвар 2021, 08:43
Чишмәләрне тергезик
Калмаш авылында берничә чишмә бар, алар шул ук исемдәге елганың чыганагы булып тора.
Рәзил Ибраһимов, Калмаш авылының ветераннар советы рәисе
Авыл читендә генә буа җәйрәп ята. Биредә төрле чаралар, балык тоту буенча бәйгеләр үтә, халык су коена, маллар көтүе дә су эчәргә төшә. Эшкуар Ирек Байков Ятинкә тау буендагы Ташлы елга чишмәсендә авылдашлар өчен ял итү зонасы булдырып, тагын бер буа ясады. Ә менә Үзәк урамда, түбән очтагы Пали чишмәсеннән элек авыл халкы эчәргә су алган, тик вакыт үтү белән ул ташландык хәлгә килде һәм тирә-ягын чүп үлән басты. Элек аны Килен чишмәсе дип йөртәләр иде. Өйләнгән егетләр никахтан соң бизәкле көянтә-чиләкләр аскан яшь кәләшләрен бирегә су юлы күрсәтергә алып килгәннәр. Матур итеп киенгән яшь кәләшләр урам буйлап чишмәгә барганнар. Чиләкләрен чумырып тәмле һәм чиста чишмә суы алгач кире кайтыр юлга чыкканнар, ә авыл халкы аларны тәрәзәдән яки болдырга басып сокланып карап калган. Капка төбенә чыгып күршеләреннән:
– Бу чибәркәй кемнең килене булды соң әле? Карале, бер тамчысын да түкми атлый, – дип сораганнар.
Авылыбызның күп хатын-кызлары бу килен күзләү йоласы аша үткән.
Күпләребезнең хәтерендә булган әлеге саф сулы чишмәбезне, онытылып барган гореф-гадәтләрне янәдән тергезергә иде. Шамил һәм Кәшфулла Карачуриннар кебек активистлар һәм башка авылдашларыбыз да чишмәне тазартуда катнашырга әзер. Авылның ветераннар советы Пали чишмәсен тергезүдә ярдәм итүләрен сорап Чишмә районы хакимиятенә, «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк бүлекчәсенә һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә мөрәҗәгать итте. Без шулай ук мәчет янында сквер ясарга да телибез. Әлеге проектларны 2021 елда тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз. Бәйләнеш өчен телефон номерым: 8-917-457-4829.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим