Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
18 ноябрь 2020, 13:38

Юл хезмәте кышка әзерме?

Кыш якынлаша – бу көннәрдә кар яуды һәм юллар боз белән капланды. Районның юл хезмәтләре кышкы мизгелне нинди әзерлек белән каршы ала?

– Без, муниципаль юллардан тыш, төбәк әһәмиятендәге ике – Уфа – Чишмә һәм Уфа – Дәүләкән юлларын хезмәтләндерәбез. 2020 елда юлларны кыш хезмәтләндерү өчен 33 берәмлек юл-төзелеш машинасы бар, – дип хәбәр итте Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегенең производство-техника бүлеге начальнигы Рәшит Карачурин. – Бүгенге көндә техниканың 96 проценты әзер. Быел өч «КамАЗ», бер УАЗ-«Фермер» сатып алдык. Бездә күбесенчә яшьләр эшли, кадрларга кытлык юк. Бозлавыкка каршы мең тоннадан артык материал сатып алдык һәм аларны кайтаруны дәвам итәбез. Бүгеннән, ныклап кар ява башласа, трассага дежур режимда эшләүче өч КДМ (катнаш кулланудагы юл машинасы) чыгачак.
– Без чанаңны җәй әзерлә, дигән борынгы халык мәкален онытмыйбыз, – дип билгеләде «Ямь» җәмгыятенең гараж начальнигы Илфир Кашаев. – Район үзәге юлларына сибү өчен 470 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләдек. Бүгенге көндә оешмадагы юлларны кардан чистарту өчен тәгаенләнгән барлык техника төзек, кышкы чорда эшләргә әзер. Бездә 12 берәмлек техника: автогрейдер, «Джон Дир» (John Deere) төягеч-экскаватор, «Хитачи» (Hitachi) экскаваторы, ике «КамАЗ», махсус щеткалы һәм чүмечле җиде трактор поселок урамнарын кардан чистартуга бүгеннән чыгарга әзер. Кыш көне гадәттәгечә йорт алды территорияләрен тазартуга да зур игътибар бирелә. Андагы карны кул көрәге белән генә көрәп бетерерлек түгел, чөнки предприятиедә урамнарны себерүче һәм юлларда эшләүче ун хезмәткәр генә бар, шуңа күрә эшләрне күбесенчә техника ярдәмендә башкарырга тырышабыз. Барлык махсус техника планга ярашлы техник яктан әзер, кар чистарту өчен барлык кирәкле җиһазлар куелган.
Авыл урамнарындагы карны күбесенчә авыл биләмәләре тракторлары тазарта.
Караякуп авыл Советы биләмәсе территориясендә дүрт торак пункт – Караякуп, Горный, Бабик һәм Яңа Абдулла авыллары. Биләмә башлыгы Рәфис Карагулов хәбәр итүенчә, «МТЗ-40» тракторы кар явып киткән саен урамнарны чистартып чыга, шуңа күрә техниканы читтән ялларга туры килми.
Дмитриевка авыл Советы биләмәсе башлыгы Фидаил Әсәдуллин мартка кадәр гадәттә барлык эшләрне дә үз көчләре белән башкарулары турында сөйләде. Авыл Советында 2014 елгы «МТЗ-82» тракторы бар, үткән елда Чишмә ремонт-техника предприятиесендә аңа кар этәртү өчен җайланма куйдырганнар. Трактор төзек торышта һәм тракторчы Анатолий Коропчанов кышкы чорга әзер. Гадәттә ул буранлы көннәрдә мәктәп автобусына юл ачу өчен иртәнге алтыдан ук эшкә чыга.
– Шәхси хуҗалыклар, аерым алганда, фермер Сергей Добренький («Прима» КФХ) ярдәмгә килә, ул Кахновка авылы урамнарын тазарта. Авыл Советы, гомумән алганда, 12 чакрым юлны хезмәтләндерә, – диде Фидаил Әхәт улы.
Ә Чувалкип авыл биләмәсенең барлык торак пунктларындагы юллар һәм урамнар озынлыгы 36 чакрым тәшкил итә, шуңа күрә биредә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча кар чистарту җайланмасы булган тагын бер «Беларус» тракторы сатып алынган. Хәзер авыл Советының ике тракторы бар.
– Кар күп яуганда «Новотроицкий» җәмгыяте, «Үзәк» МТС предприятиесе «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе, «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәмгә килә. Юл фондында акча бар, мөһим булганда килешү төзелә. Юлларны кардан чистарту өчен елына 300–400 мең сумга якын акча китә, чөнки без көрт басмасын, авыл халкы кыш та тигез юлдан йөри алсын һәм махсус техника – ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һәм башка хезмәтләр машиналары чакырылган урынга барып җитә алсын өчен урамнарны һәм юлларны тиешле тәртиптә тотарга тиешбез, – дип билгеләде Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов.
Күрүебезчә, юл хезмәтләре кышка әзерлек турында хәбәр иттеләр. Ярый, моның дөреслеген тиздән, кар күпләп ява башлагач күрербез. Ә без барлык машина йөртүчеләргә дә кар яуган һәм бозлавыклы юллардан имин йөрүләрен, ә җәяүлеләргә кардан тазартылган һәм тайгак булмаган сукмаклар теләп калабыз.
Читайте нас