Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
6 ноябрь 2020, 12:23
Подъездлар – күп фатирлы йортларның «йөзе»
Подъезд теләсә кайсы күп фатирлы йортның «йөзе» булып торадыр, мөгаен.
2020 елда Чишмә районында подъездларны комплекслы ремонтлау өчен 3 миллион сумга якын акча бүленгән.
– Быел Чишмә поселогында 12 подъезд ремонтланды. Подъездларны төзекләндерү эшләре тәмамланды. Әлеге вакытта Төзелеш урамындагы 9нчы йорт подъездына электр щитлар китерүне көтәбез, – дип билгеләп үтте «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.
Үткән елда Чишмә районында подъездларны комплекслы ремонтлауга якынча 9 миллион сум акча бүленгән иде. Әлеге суммага райондагы күп фатирлы йортларда 42 подъезд ремонтланды.
Район гәзитенең 2020 елның 28 февралендә басылып чыккан 17нче санында хәбәр итүебезчә, быел республика буенча 3382 подъездны ремонтлау планлаштырылды.
2020 елда республика программасына ярашлы ремонтланачак подъездлар исемлеге муниципалитетлар хакимияте белән берлектә төзелде.
Безнең белешмә
«Күп фатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау» программасы Радий Хәбиров тәкъдиме белән 2018 ел ахырында башланды, ул бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Узган елда Башкортстан Республикасында 3 697 объект ремонтланды. Шуны да өстәп әйтү мөһим, подъездда башкарылган ремонтка өч ел гарантия бирелә. Эш сыйфатсыз башкарылган очракта, бу йортта яшәүчеләр намуссыз төзүчеләрнең җитешсезлекләрне бетерүен таләп итә ала. Әгәр подъезд эче шунда яшәүчеләр гаебе белән җимерелсә, башкача беркем дә килеп төзекләндермәячәк – эшләнгәннең кадерен белергә кирәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"