Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
24 октябрь 2020, 12:41

Җиңү паркы: беренче этап төгәлләнде

«Заманча шәһәр мохитен булдыру» программасын гамәлгә ашыру барышында Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды.

Еракта балалар мәйданчыгы торган киң кырда хәзер чишмәлеләр шәһәр аллеясы күрә ала, аны төзекләндерү белән «ГрандСтройСервис» җәмгыяте компаниясе шөгыльләнде. Республика көнендә анда парлашып һәм балалары белән бергә саф һава сулап йөрүчеләр дә бар иде.
– Эшләрне октябрь башында ук төгәлләдек. Аның күләме аз булмады: брусчатка, бордюр ташы салдык, тирә-юньгә асфальт җәйдек. Бу эшләрне башлар алдыннан, әлбәттә, тәүдә әзерлек барды: туфракның өске, үсемлек катламын алдык, ком-таш катнашмасы сибелде. Шулай ук траншеяларга кабель салу буенча эшләр башкарылды, тимер баганалар утыртып 10 данә яктырткыч куелды, чәчәкләр утырту өчен кара туфрак китереп бушатылды, орлыклар чәчелде. Беренче этапта төсле брусчатка җәелде, юл читенә бордюр салынды, – дип башкарылган эшләрне санап китте «ГрандСтройСервис» җәмгыяте инженеры Алия Макаренко.
Мәйданчык тирәли төз чыршылар утыртылган, ә ата-аналарның күбесен балалар мәйданчыгы булырмы, дигән сорау борчый торгандыр. Төзүчеләр киләсе елга, һичшиксез, резина түшәмәле балалар мәйданчыгы булачак, дип ышандырдылар.
Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабын үткәрүгә барлыгы 11 миллион сумнан артык акча тотылган. Бу акча дүрт бюджеттан, күп өлеше федераль бюджеттан бүленгән.
Район гәзите 2022 елга кадәр дәвам итәчәк төзекләндерү эшләренең берничә этапта узачагы турында язган иде инде.
Чишмә поссоветында хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта чираттагы эшләрне башкару өчен проект-смета документлары әзерләнә. Планнарда – кече архитектура формаларын, эскәмияләр кую, өстәмә яктырткычлар өчен баганалар урнаштыру һәм башкалар, ә бу эшләрнең күләме программаны арытаба финанслауга бәйле булачак.
Читайте нас