Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Төзекләндерү
27 Сентября 2020, 07:48
Авыл халкы актив катнашты
Чувалкип авыл Советы биләмәсенең Кызылгы авылында «Анык эшләр» проекты барышында зиратны төзекләндерү эшләре башкарылган.
Коймалары искереп аву сәбәпле, зират ихатасына мал-туар кереп тула торган булган, хәтта сукмак салынган.
– Узган елда бу мәсьәлә белән Чувалкип авыл Советына мөрәҗәгать иттек. Биләмә башлыгы Таһир Кәримов «Сезнең ярдәм белән бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм» – дип ышандырды. Һәм, чыннан да, гражданнар җыенында халык бердәм фикергә килде – зиратны төзекләндерергә булдык. Авылдашлар да һәм авыл Советы да бу эштә актив катнашты, моның өчен аларга зур рәхмәт, – диде Фелүзә Әхмәдиева.
Зиратны төзекләндерү эшләре май аенда башланган. Беренче чиратта, аны чүп-чардан арындырганнар, иске коймаларны сүткәннәр, аннары кирәкле материаллар сатып алып, яңа койма тота башлаганнар.
– Халыкның бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмавы мактауга лаек. Авылдашлар бу эшкә чит оешмаларны җәлеп итмичә, зиратны үз көчләре белән төзекләндерергә карар итте. «Анык эшләр» проекты буенча бүленгән 196 мең сум акчага баганалар, профнастил һәм башка кирәк-яраклар алдык, соңрак авыл Советы тимер-бетон нигезгә чүп контейнеры урнаштырды. Сатып алынган койма якынча 40 метрга җитмәде, әмма Кызылгы авылы халкы уртак көч белән 14 500 сум акча җыеп, кирәкле материаллар, шулай ук 40 мең сумлык капка алды. Җитмәгән төзелеш материалларын кайтардык, тиздән койманы ясап бетерәчәкбез, – дип билгеләп үтте Таһир Фәнис улы.
Төзекләндерү буенча изге эштә өлкән буын гына түгел, яшьләр дә актив катнашкан.
Әйтергә кирәк, Тәпәреш авылында да зират ихатасын төзекләндерү буенча шундый эшләр башкарылган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"