Чишмэ
+22 °С
Ясно
Төзекләндерү
10 Сентября 2020, 11:56

Юллар сыйфаты – көнүзәк мәсьәлә

Чишмә районы авыл Советларында көнүзәк проблемаларны тикшерү буенча эшлекле киңәшмәләр үтә.

Күптән түгел Алкин, Чувалкип һәм Дмитриевка авыл Советларында да шундый киңәшмәләр булды.
Биләмәләр башлыклары авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында отчет бирде.
Участок полицейскийлары халыкны 2019 елда һәм 2020 елның алты аенда хокук бозулар статистикасы белән таныштырды, шулай ук мошенниклык очракларының ешаюын билгеләп үтте.
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров коронавирус пандемиясе вакытында битлек кию режимын үтәү мөһимлеге турында искә төшерде, балалар аз туу һәм вафат булучылар саны арту турындагы темаларга кагылды. Шулай ук халыкны гриппка каршы вакциналаштыру турында да сөйләде.
Алкин авыл Советы биләмәсендә су темасы көнүзәк мәсьәлә булды. Җәйге чорда халыкның суны күп куллануы сәбәпле, насосларга йөкләнеш арта. Авылда яшәүчеләрнең берсе насосны су басымы буенча автоматик сүндерү җайланмасы урнаштырырга тәкъдим итте, бу насос ватылудан һәм кыйммәткә төшкән ремонттан котылырга, шулай ук эчә торган суның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чувалкип авыл Советы биләмәсендә шулай ук чүп түгү мәйданчыкларына кагылган һәм юлларга вак ташның тиешенчә салынмавына бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Авыл биләмәсенең кайбер депутатларының эше дә халыкта канәгатьсезлек тудырган. «Халык өчен бернәрсә дә эшләмиләр» дип, аларны бу вазифадан алу турындагы тәкъдимнәр дә яңгырады. Чувалкиплылар авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләренең берсенең төшке ашка яки эштән соң өенә тракторда кайтуына да канәгатьсезлек белдерде, чөнки урам юллары болай да җимерелгән.
Бишкәҗә авылының Үзәк урамындагы юлларның да начар торышта булуы билгеләп үтелде.
– Мин шул урамда яшим. Җәй буена диярлек урамда су җыелып ята, сазлык дисәң дә була. Елга аръягы урамыннан үтеп була әле, ә Үзәк урамнан йөреп булмый, – диде авылда яшәүчеләрнең берсе.
Шул авылда яшәүче тагын бер хатын аның сүзләренә кушылып, юллар пычрак булу сәбәпле, кибеткә бару авыр, диде.
Район хакимияте бу авыл Советлары биләмәләрендә яшәүче халыкның барлык сорауларын да игътибарга алды.
Читайте нас