Район гәзитенең 2 июньдә басылган 44нче санында язылганча, Чишмә районында «Башкортстан йорт аллары» программасына поселокның Коммунистлар урамындагы 8нче һәм Шоссе урамындагы 2нче йорт аллары керә.
«Безнең йорт алдын танырлык түгел! Шәһәрдәге кебек», – дип тәэссоратлары белән уртаклаша Коммунистлар урамындагы 8нче йортта яшәүчеләр.
– Коммунистлар урамында бүгенге көнгә төп эшләр төгәлләнгән: парковкалар ясалган, беренче катлам асфальт салынган, балалар мәйданчыгы урнаштырылган, видеокүзәтү куелган булса да, Шоссе урамындагы 2нче йорт янында ул әлегә тулы куәткә бара. Биредә эш июль урталарында гына башланды, – дип хәбәр итте «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.
Шоссе урамындагы йорт алдына тротуарлы аллея, эскәмияләр белән яктырткычлар куюга 8,4 млн сум акча бүленгән. Программа таләп иткәнчә, акча өч бюджеттан бүленгән: республиканыкыннан – 94%, муниципаль бюджеттан – 5%, калганын биредә яшәүчеләр үзләре җыйган. Аллеяны, Шоссе урамы территориясеннән чыгуга карамастан, Ленин урамы чатына кадәр сузарга булганнар.
– Бордюр ташын салу һәм йорт алды территориясен планлаштыру дәвам итә, хәзер инде кайда нәрсә буласын якынча аңларга мөмкин, бордюрларның 50–60%ы урнаштырылган. Кайбер гараж хуҗалары ризасызлык белдерде, чөнки гаражлары туп-туры эшләр планлаштырылган һәм эшчеләргә комачаулаган территориядә урнашкан. Алар белән очрашып сөйләшү уртак фикергә килергә ярдәм итмәде, әле булса корылмаларын алмаучылар бар, һәм безгә аларны читкә этәртергә туры килде, – диде «Жилсервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков.
Комиссия эшләр сыйфатын даими тикшереп тора, аның составына район хакимияте башлыгы, баш архитектор кергән. Халыкның теләкләре дә исәпкә алына, кирәк булганда проектларга төзәтмәләр кертелә.
Алда билгеләп үтелгәнчә, ике объектта да эшләрне 1 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла, «һава торышы аяк чалмаса» дип тә өстәргә кирәктер.