Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 август 2020, 17:00

Шөнгәккүллеләр куанычына!

12 августта Шөнгәккүлдә капиталь ремонттан соң табиблык амбулаториясен ачу тантанасы булды. Чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов катнашты.

Бина 1980 елда төзелгән һәм әлегә кадәр начар торышта булган. Ә Шөнгәккүл авыл биләмәсендә биш меңнән артык кеше яши, балалар күп, авылда шулай ук картлар өчен социаль приют урнашкан. Шуңа күрә табиблык амбулаториясенә күптәннән ремонт таләп ителгән.
– Амбулатория коллективы да, халык та бу вакыйгага бик шат. Мин биредә 21 ел эшлим, бу вакыт эчендә бер дә ныклап ремонт ясалмады. Ремонтка кадәр канализация тыгыла, тәрәзә рамнары бик иске булганга күрә, хәтта 30 градуслы эсседә дә, рамнар җимерелер дип куркып, ачмый идек. Ремонтны менә дигән итеп ясаганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш барганда халыкка медицина ярдәме күрсәтү бер көнгә дә тукталмады. Амбулаториядә 16 кеше эшли, дүрт табиб, сигез шәфкать туташы, өч санитарка һәм шофер, – дип ассызыклады аның мөдире Радик Исхаков.
– Ремонтка «Сәламәтлек саклау» дәүләт проекты барышында 4,5 миллион сум акча тотылды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен уңайлы мохит булдырылды, – дип хәбәр итте үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
– Шөнгәккүлдә һәм биләмәнең башка авылларында яшәүчеләрне сөендерергә ашыгабыз: тиздән Шөнгәккүл табиблык амбулаториясе бинасының икенче ягында тәүлек буе эшли торган 10–15 урынлык стационар ачу планлаштырыла. Шуңа бәйле хезмәткәрләр туплау, җиһазлар алу һәм туклану мәсьәләсе хәл ителә. Бу – гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап та, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә стационар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыру һәм яңа технологияләрне үстерү дә.
«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов амбулаториягә предприятие тарафыннан сатып алынган 250 мең сумлык җиһаз тапшырды.
Читайте нас