Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
7 август 2020, 18:59

Мәрхүмнәрнең каберен бел...

Чишмә районының Сәйран авылында яшәүчеләр үз инициативалары белән зират коймасын яңартканнар һәм буяганнар.

– Ислам да, башка диннәр кебек, өлкәннәрне олыларга һәм мәрхүмнәрне хөрмәт белән искә алырга өйрәтә. Менә без дә мәчеттә ата-бабаларыбызны онытмаска, каберләрен карап, тәртиптә тотарга өндибез, – ди авыл мулласы Ринат Ягъфәров.
Ринат Мөхетдин улы дингә олыгайгач килгән. Ул Сәйранда туып-үскән, элек гаиләсе белән Уфада яшәгән һәм эшләгән. Лаеклы ялга чыккач туган ягына кайткан. 2012–2013 елларда мәчеткә йөри башлаган, ә 2014 елда мулла булган.
– Зиратның элекке агач коймасы ава башлаган, урыны белән черегән иде. 2015 елда аны сүтеп яңасын куярга булдык, рабица челтәре суздык, буядык. Авыл халкы бу эштә актив ярдәм итте, авыл Советы да читтә калмады. Буяу белән Сәйранда яшәүче Линар Низаметдинов булышты, – дип сөйләде Ринат хәзрәт.
Аннары зират территориясен киңәйтү зарурлыгы туган, аны шулай ук уртак көч белән зурайтканнар, койма тотканнар һәм буяганнар. Фәнәүф Батыршин, эретеп ябыштыручы буларак, коймаларны, баганаларны куйганда ярдәм иткән, авыл Советы төзелеш материаллары биргән.
– Зиратта даими рәвештә өмәләр үткәрәбез. Алдан ук белдерүләр язып эләбез. Халык килә, каберлекне тәртипкә китергәндә актив катнаша, – диде Ринат Мөхетдин улы.
Читайте нас