Чишмэ
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
29 июль 2020, 14:59

Тәртип саклауны видеокамералар күзәтәчәк

Ленин паркында видеокүзәтү камералары кую буенча эшләр тәмамланып килә.

Парк территориясендә барлыгы ун видеокамера урнаштырылачак. Бу эш белән Уфаның «Рубин» җәмгыяте шөгыльләнә. Камералар урнаштыруга һәм сатып алуга Чишмә районы хакимиятее бюджетыннан 300 000 сум күләмендә акча бүленгән.
Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин безгә мондый саклык чараларының нәрсәгә бәйле булуы турында сөйләде:
– Барыбызның да матур һәм каралган парк буйлап йөрисебез килә, шуңа күрә Ленин паркының матурлыгын һәм милкен тәртип бозучылардан һәм вандаллардан саклау өчен видеокүзәтү камералары урнаштыру турында карар кабул ителде. Яңа камералар паркта иминлек һәм тәртип тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Мондый саклык чараларының кирәклеге көн кебек ачык. ГТО өчен төзелгән яңа мәйданчыкта кайбер детальләрнең сындырылуын үз күзебез белән күрдек, дип зарланучылар бар. Халык социаль челтәрләрдә: «Куярга өлгермәгәннәр, ә инде җимерә һәм вата да башлаганнар. Поселокта яшьләр өчен бернәрсә дә юк, ә эшләнгән әйбернең кадерен белмиләр, юкка чыгаралар», дип зарлана. Бу кешеләр нәрсә уйлап шундый юлга барадыр, аңлашылмый.
Читайте нас