Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 июль 2020, 16:55

Эскәмияләр һәм турниклар да булачак

Гәзит битләрендә районыбызның уңган кешеләре турында язуны дәвам итәбез, һәм бүген сүз Алкин-2 авылыннан ике бала атасы Азат Таипов турында барачак. Аның җиде яшьлек кызы Амелия һәм дүрт яшьлек улы Тимур бар.

Гәзит битләрендә районыбызның уңган кешеләре турында язуны дәвам итәбез, һәм бүген сүз Алкин-2 авылыннан ике бала атасы
Азат Таипов турында барачак. Аның җиде яшьлек кызы Амелия һәм дүрт яшьлек улы Тимур бар.
– Без бирегә, Платонов урамына, ике ел элек хәрби шәһәрчектән күченеп килдек. Бу озын урам, балалар күп, ә аларга уйнарга урыннар бөтенләй юк, шәһәрчеккә барырга ерак. Башта мәйданчыкны йорт алдына куярга теләдем, соңыннан башкалар да уйный алсын өчен урамда эшләргә булдым, – дип сөйләде Азат Мансаф улы.
– Мәйданчык өчен урын сайладык, авыл Советыннан трактор сорап территорияне чистарттык. Шәһәрчектә «Башкортстан ишегаллары» программасы буенча балалар мәйданчыклары элементларын яңаларына алыштыралар, авыл биләмәсе башлыгы Ринат Кулбаевтан алыштырылганны безгә бирүен сорадым, баш тартмады, ул гомумән, үтенечкә колак сала һәм мөмкинлек булса, ярдәм итә. Балалар мәйданчыгы элементларын (комлыкны, таганнарны һәм башкаларны) күптән түгел урнаштырганнар, алар бөтенләй үк иске түгел. Авыл Советы шунда ук ком да китерде. Безнең урамда яшәүче абыйлы-энеле Андрей һәм Антон Негановлар мәйданчыкны төзекләндерүдә актив ярдәм күрсәттеләр, – ди Азат.
Азат Таипов ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый, эскәмияләр дә куярга тели, чөнки балалар бирегә әниләре белән килә, аларга утырып ял итәргә урын кирәк, ул шулай ук зуррак балалар өчен турниклар ясарга да планлаштыра.
Читайте нас