Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 июль 2020, 22:44
Чүпнең урыны – контейнерда
Башкортстанда 2020 елның 1 сентябренә барлык чүп мәйданчыклары да каты өслекле булырга һәм өч яктан коймалап алынырга тиеш.
Башкортстанда 2020 елның 1 сентябренә барлык чүп мәйданчыклары да каты өслекле булырга һәм өч яктан коймалап алынырга тиеш.
БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров шундый бурыч куйды.
– Чишмә районында поселок белән бергә 104 торак пункт бар. Һәр авыл биләмәсен контейнер мәйданчыклар белән тәэмин итү өчен муниципаль бюджеттан 3850 мең сум, ягъни һәр авыл Советына 250 мең сумнан күбрәк акча бүленде, республика бюджетыннан да шул ук кадәр акча алу планлаштырыла, – дип хәбәр итте Чишмә районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Җиһанур Идрисов.
Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта район буенча 180 чүп мәйданчыгы бар, бу сан артачак, чөнки авыл биләмәләрендә шундый мәйданчыклар төзелә.
– Район буенча Бильязы, Яшькәй, Пасяковка, Екатеринославка кебек юллары начар булган 15 торак пункт бар, язгы юл өзеклегендә яки кышкы бураннарда анда барып җитәрлек түгел. Мондый авыллардан чүп авыл Советы көче белән чыгарыла, – диде Җиһанур Мәүлет улы.
Чишмә районының 20 авылында, алда телгә алынган авыллардан тыш, хәтта контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән очракта да чүп-чарны капчыкларга җыю һәм 35 сум түләү кала. Элек контейнер мәйданчыклары оештырылган алты торак пунктта (мәсәлән, Горныйда, Алкин-2дә, Шөнгәккүлдә) бер кешегә аена 70 сумлык квитанция килә. Горныйда контейнер мәйданчыклары башта ук күп фатирлы йортлар территориясендә иде, әлеге вакытта шәхси секторда да һәр кешегә ай саен 70 сумлык квитанцияләр килә. Чишмә поселогында 68 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган.
– Безнең идарә итүче компания карамагындагы контейнер мәйданчыкларында эшләр тәмамланды. Контейнерлар, аларны кую өчен мәйданчыклар ремонтланды, кайбер урыннарда экраннар, челтәрләр алыштырылды, коймалар һәм контейнерлар, барлыгы 40 мәйданчык һәм 250 контейнер төзекләндерелде һәм буялды, – дип сөйләде җаваплылыгы чикләнгән «Чишмә районы Торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.
Фото:
Admdobroe.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"