– Бәйге нәтиҗәләре буенча быел 16 проект арасыннан 14е сайлап алынды, шул исәптән район вәкаләтләренә караган объектлар буенча 3 проект. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карарына ярашлы, урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын финанслауга субсидияләр бүленде. Проектларны тормышка ашыруга каралган гомуми сумма 15126,2 мең сум тәшкил итте, шулардан республика бюджетыннан субсидияләр – 10002,8 мең сум, халык һәм иганәчеләр биргән акча – 2953,3 мең сум (БР субсидиясе суммасының 30%ы), – дип хәбәр иттеләр район финанс идарәлегеннән.
Республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен бәйгедән узган проектлар буенча бик мөһим шарт үтәлергә – халык һәм иганәчеләр тарафыннан вакытында һәм тулы күләмдә акча кертелергә тиеш. Бу шартлар тудырылмаган очракта, район Хакимияте субсидияләрне алынган көннән алып ике эш көне эчендә республика бюджетына кире кайтарырга тиеш.
Бәйгедән узган ике проект Ар һәм Караякуп авыл Советларында сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл куюга кагыла. Караякуп авыл Советында проект буенча эшне җайга салучы инициаторлар төркеме составына кергән Сәвия Гафарова сүзләренә караганда, акча җыйганда беркем дә читтә калмаган, иганәчеләр дә табылган.
Дүрт проект Алкин, Ярми, Сафар һәм Чишмә авыллары биләмәләрендә суүткәргеч челтәрләрне һәм су башняларын ремонтлауга юнәлдерелгән. Енгалыш һәм Шөнгәккүл авыл Советлары халкы зиратларны төзекләндерүгә акча тотарга булган. Ибраһим авыл Советы биләмәсенең Питрәй авылында клуб бинасына капиталь ремонт ясалачак, Лесной авыл биләмәсендә спорт мәйданчыгын төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр, Чувалкип авыл җирлегендә трактор сатып алачаклар. Ә менә Дурас авыл биләмәсенең Яңа Ябалаклы авылында яшәүчеләр кечкенәләр өчен балалар мәйданчыгы сатып алырга булганнар, Чишмә поселогында да балалар турында уйлаганнар – сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясаячаклар. Новотроицкий авыл Советында проект авыл юлларын ремонтлауга юнәлдерелгән.