Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
10 июнь 2020, 15:25
Җиңү паркы үзгәрә
Чишмәдә «Заманча шәһәр мохитен булдыру» программасын тормышка ашыру барышында Җиңү паркын төзекләндерү дәвам итә.
Ул әкренләп шәһәр паркына охшый башлады. Төзелеш урынында баннер куелган, анда чишмәлеләр булачак паркның макеты белән таныша ала, ә кайчандыр ялгыз балалар мәйданчыгы торган буш кырда бордюрлар куелды. Җир эшкәртелде һәм үләнле катламы алынды, шулай ук ком-таш катнашмасы салынды. «ГрандСтройСервис» җәмгыяте инженеры Алия Макаренко сүзләренә караганда, Җиңү паркы территориясендә тротуар бордюрының 70%ы куелган.
– Трактор казыган траншеяларга электрүткәргеч кабель салдык, парк территориясендә җиде яктырткыч урнаштырырга планлаштырабыз. Шулай ук балалар өчен спорт мәйданчыгын сүтеп алдык, аны җиргә резина капламы түшәп, киләсе елда урнаштырырга планлаштырабыз, – дип сөйләде Алия Хәмзә кызы.
– Кызганычка каршы, күңелсезлек тә булды: халыкка танышу өчен урнаштырылган ике баннерның берсен кемдер алып киткән. Кемгә һәм ни өчен кирәк булгандыр, аңлашылмый, әмма аның да хакы бар бит.
Район гәзите хәбәр итүенчә, төзекләндерү эшләре берничә этапта барачак һәм 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапны быел август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Җиңү паркын төзекләндерүгә барлыгы 11 миллион сумнан артык акча керәчәк. Әлеге сумма дүрт бюджеттан бүленгән, күбесе РФ бюджетыннан алыначак.
– Әле Җиңү паркында бордюрлар кую, шулай ук таш түшәүне төгәлләү планлаштырыла, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы