Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
4 июнь 2020, 15:15
Уңайлы йорт аллары – матур поселок
Чишмә поселогында «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча эшләр башланды.
Быел Коммунистлар урамындагы 8нче һәм Шоссе урамындагы 2нче йорт аллары тәртипкә китереләчәк. Эшләрнең бәясе 15,8 миллион сум тәшкил итә.
– 26 майда Коммунистлар урамындагы 8нче йорт тирәсендәге иске коймаларны, эскәмияләрне сүтә башладык, комачаулап торган агач-куакларны төплибез, чүп-чарны җыештырабыз, шулай ук эшләү өчен материаллар әзерлибез: ком, вак таш, бордюр китерәбез, – дип хәбәр итте «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте идарә итүче компания директоры Эдуард Илалов. – Киләсе атнада башланачак икенче этап бордюрларны планлаштыру һәм куюдан гыйбарәт булачак.
Гомумән алганда, «Башкортстан йорт аллары» программасына машиналар кую өчен урын әзерләү, юлларга асфальт салу, спорт белән шөгыльләнү һәм балалар өчен мәйданчыклар эшләү, яктырткычлар кую һәм кер элү урыннары ясау керә. Программада шулай ук йорт алдын яшелләндерү, ягъни агачлар һәм куаклар утырту да каралган. Эскәмияләр һәм чүп савытлары, видеокүзәтү камералары куелачак.
Ике объект буенча эшләрне агымдагы елның 1 октябренә тәмамлау планлаштырылган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"