Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
23 Май 2020, 17:07
Подъездларны һәм йортларны ремонтлау турында
Ике атна элек Чишмә поселогында күп фатирлы ике йортны капиталь ремонтлау эшләре башланды, подрядчы – «Башстройремонт» җәмгыяте.
Тынычлык урамындагы 13нче йортның шифер түбәсе профнастилдан ясалган чатыр түбәгә алыштырыла, башкарылган эшләрнең бәясе 2,9 млн сум тәшкил итә. Коммунистик урамдагы 10нчы йортка 1,4 млн сумлык йомшак түбә ябып капиталь ремонт ясала.
Подъездларга килгәндә исә, 2020 елда ремонтланырга тиешле 24 подъездның 12се калган. Чернышевский урамындагы 6нчы йортта ике подъездда, шул ук урамдагы 11нче йортта өч, Киров урамындагы 11нче йортта дүрт, Төзелеш урамындагы 9нчы йортта өч подъездда 3 млн сумлык ремонт эшләре башкару планлаштырыла.
Коронавирус таралу сәбәпле, подъездлар ремонтлауны финанслау кимегән, калган 12 подъезддагы эшләр киләсе елга күчерелә.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы